МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Укытучылар көне/ День учителя 05.10.2023
Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне Укытучыларыма, Остазларыма, Коллегаларыма җиткерәсем килә. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим!
Сентябрьнең бере!
Тәүге тапкыр,
Китап-дәфтәрләрне тутырып,
Мәктәп бусагасын атлап кердем —
Белем дөньясына омтылып.
Каршы алдың, газиз әнкәм кебек,
Укытучы апам, елмаеп!
Сизеп алдың бугай, минем каушап,
Куркып калганымны, моңаеп...
Шул көннән соң иң гүзәл кешегә
Әйләндегез барыбыз өчен дә.
Хәрефләр танырга өйрәттегез,
Таныттыгыз җиһан серен дә!
Дулкынланып хәзер искә алам,
Сез — нинди бөек һөнәр иясе!
"Укытучым!"— диеп, горурланып,
Килә Сезгә башым иясе!
Сез яшәргә өйрәттегез безне,
Һичбер кайчан югалып калмаска.
Нигә әле "УКЫТУЧЫМ!" — диеп,
Баш хәрефләр белән язмаска! -
Кыргый һәм йорт хайваннары/ Дикие и домашние животные 04.10.2023
Кыргый һәм йорт хайваннары барысы да бик мөһим.
Һәр ел саен Бөтендөнья хайваннарны яклау көне 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Аны Россиядә һәм тагын берничә дистә илдә бәйрәм итәләр. Бәйрәм идеясен беренче булып 1925 елда немец язучысы һәм кинологы Генрих Циммерман тәкъдим итә. Хайваннарны яклау көне берничә ел Берлинда 24 мартта уздырыла, аннары аны 4 октябрьгә күчерәләр. Бу дата очраклы түгел - ул францисканнар орденына нигез салучы һәм табигать һәм хайваннар яклаучысы католик изге Франциск Ассизкийны искә алу көне. Легенда буенча, изге Франциск хайваннар белән сөйләшә белгән шуңа күрә күп кенә картиналарда һәм иконаларда ул аларның компаниясендә сурәтләнгән.
Күҗәкә төп мәктәбендә химия һәм биология укытучысы Гөлназ Фәйз кызы җитәкчелегендә 4-6 сыйныф укучылары өчен «Безнең кече кардәшләр»дигән викторина узды. Викторина сораулары балаларның хайваннар турында күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итте. Мондый чаралар җәнлекләр турында кайгыртуның мөһимлеген аңлата. Шулай ук рәсемнәр конкурсы оештырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурсларда уңышлар телибез.Дикие и домашние - все такие важные.
Каждый год Всемирный день защиты животных отмечается 4 октября. Его празднуют в России и еще нескольких десятках стран. Первым идею праздника предложил немецкий писатель и кинолог Генрих Циммерман в 1925 году. День защиты животных несколько лет проходил в Берлине 24 марта, затем его перенесли на 4 октября. Дата не случайна — это день памяти католического святого Франциска Ассизкого, основателя ордена францисканцев и покровителя природы и животных. Легенда гласит, что святой Франциск умел разговаривать со зверями — поэтому на многих картинах и иконах он изображен в их компании.
В Кузякинской основной школе под руководством учителя химии и биологии Гульназ Файзовны прошла викторина для учащихся 4-6 классов «Братья наши меньшие». Вопросы викторины способствовали расширению кругозора ребят о животных. Подобные мероприятия объясняют важность заботы о братьях наших меньших. Также был организован конкурс рисунков.
Поздравляем победителей и желаем дальнейших успехов в конкурсах. -
Өлкәннәр көне уңаеннан/День пожилых людей 03.10.2023
Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә лаеклы ялдагы укытучылар хөрмәтенә күркәм чара оештырылды. Мәктәп директоры Рания Сагитовна бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларны тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Укучылар әлеге көнгә багышлап концерт программасы әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр укытучылар үзләренең яшьлек хәтирәләре, хезмәт эшчәнлекләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу матур бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бәйрәмне оештыручы Магданурова Гөлназ апага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
В честь Дня пожилых людей в школе было организовано праздничное мероприятие в честь учителей-пенсионеров. Директор школы Рания Сагитовна поздравила учителей, которые всю свою жизнь посвятили образованию детей, и пожелала им всего наилучшего. Учащиеся подготовили к этому дню концертную программу. Старшие учителя рассказали о своих воспоминаниях о молодости, трудовой деятельности, ответили на интересующие учащихся вопросы. Встреча продолжилась за красивым праздничным столом. Большое спасибо организатору праздника Магдануровой Гульназ Файзовне
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 28.09.2023
28 сентябрь көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Ахмадуллин Руслан укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.
28 сентября в Кузякинской школе член родительского комитета Ахмадуллин Руслан проверил организацию питания учащихся. Увидел, что приготовленная еда качественная, по меню. Проверила вкус. Он остался доволен чистотой в столовой, тем, что дети с удовольствием едят.
-
Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне / День воспитателей и работников дошкольных образовательных учреждений 27.09.2023
Бүген, безнең киләчәгебезнең иминлегенә һәм үсешенә нигез салган, балаларыбызга тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче һөнәр ияләренең бәйрәме. Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый.
Кадерле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез!Сегодня праздник тех, кто заложил основы благополучия и развития нашего будущего, помогает нашим детям сделать первые шаги в жизни. Труд воспитателя-это ответственный и самоотверженный труд. Он требует энергии и большого терпения.
Дорогие воспитатели, работники дошкольных образовательных учреждений! От всей души поздравляем вас с профессиональным праздником! Желаем вам терпения в нелегком труде, душевного спокойствия в семье, счастья и здоровья в жизни! -
Иминлек сагында / На страже безопасности 25.09.2023
Бүген мәктәптә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган эчтәлекле чаралар үтте. Район вәкиле, юл хәрәкәте иминлеге пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мухаметова укучылар, ата-аналар белән очрашып, бик тә кирәкле темага чыгыш ясады. Ул укучыларга юл кагыйдәләрен үтәү буенча төрле буклетлар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырды. Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы узды.
Сегодня в школе прошли содержательные мероприятия, посвященные безопасности дорожного движения. Представитель района, начальник отдела пропаганды безопасности дорожного движения Лейсан Радифовна Мухаметова встретилась с учащимися, родителями и выступила на очень нужную тему. Она вручила учащимся различные буклеты по соблюдению правил дорожного движения, светоотражающие элементы. Встреча была очень содержательной и полезной.
-
Бөтендөнья диңгез көне / Всемирный день моря 25.09.2023
Диңгезләр - чиста һава, тереклек, су чыганагы. Диңгезләр чисталыгы - кеше кулында. Экологик дәрестә укучылар диңгезләр буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар.
Моря - источники чистого воздуха, жизни, воды. Чистота морей - в руках человека. На экологическом уроке учащиеся совершили виртуальное путешествие по морям.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 25.09.2023
Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Россиянең сайлау системасы (Үзәк сайлау комиссиясенә 30 ел)"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Избирательная система России (30 лет ЦИК)"
-
Кулланылган ток чыганакларын җыю / Сбор отработанных источников тока 23.09.2023
Әйләнә-тирәбезне саклау, чистарту максатыннан кулланылган ток чыганакларын җыеп тапшырабыз.
Собираем и передаем источники тока, используемые в целях охраны окружающей среды, очистки
-
Җирлегебез чишмәләренең су мониторингы / Мониторинг воды родников поселения 22.09.2023
Су мониторингын билгеләү Урьяды чишмәсеннән башланды. Уккучылар суның тәмен, катылыгын, төсен, исен билгеләделәр.
Мониторинг воды начался с источника Урьяды. Учащиеся определили вкус, твердость, цвет, запах воды.