МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Инглиз теле 27.02.2014
6,7 класс укучылары инглиз теленнән район олимпиадасында катнаштылар.
-
Салют, Победа!
27.02.2014
Район хәрби комиссары кубогына спорт ярышларында бүген 9 класс укучылары чыгыш ясый. Алар чаңгы ярышы, АК-47 сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту кебек ярышларда үзләренең көчләрен сыныйлар. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Химия-биология укытучылары семинары 26.02.2014
“Укытучыларның методик эшен оештыруда инновацион якын килү: Интернет челтәрендә химия-биология укытучысының сайтын төзү” тема астында химия-биология укытучыларының район семинары үтте.
-
Чаңгы эстафетасы 21.02.2014
Укучылар Спартакиадасы чаңгы эстафетасында укучылар командасы 2 урынны яулады. Аларны котлыйбыз!
-
Укучылар Спартакиадасы 20.02.2014
Чаңгы эстафетасы
Шорт-трек
Өстәл теннисы
-
"АК ҖИЛКӘН" I БӨТЕНРОССИЯ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕ 20.02.2014
"Казан утлары” журналы редакциясе 7-11 нче сыйныф укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләр (проза, поэзия, драматургия, публицистика) конкурсы уздыра.
"Ак җилкән” I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсының төп максатлары – яшь буында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү.
Конкурс быел 20 гыйнвардан 1 апрельгә кадәр бер турда уза. Катнашырга теләге булганнар жюри хөкеменә kazanutlari@yandex.ru адресы буенча үзләре турында мәгълүмат һәм ирекле темага иҗат ителгән ике-өч әсәр җибәрергә яки редакциягә китерергә тиеш була. Әсәрләр кулъязма вариантта кабул ителми – электрон вариантта гына җибәрелә. Катнашучының jpeg форматында сыйфатлы бер фоторәсеме һәм "Казан утлары” журналына 2014 елның икенче яртыеллыгына язылу турында квитанциянең скан-күчермәсе беркетелә.
Мәктәп укучыларына аерым, студентларга аерым бәя бирелә. Проза, поэзия, драматургия, публициястика жанрларында иң уңышлы дип табылган әсәрләр арасында һәр юнәлештә I, II, III урыннар, иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек өчен бүләк, авторның үз стилен чагылдырган әсәр өчен, композицион осталык өчен бүләк, сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре өчен бүләкләр каралган.
Гран-при бары тик иң югары балл җыючы бер укучыга гына тапшырыла. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 25 апрельгә билгеләнгән. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат "Казан утлары” журналы сайтында һәм "Вконтакте” челтәренең "Казан утлары” битендә урнаштырылачак.
Иң яхшы әсәрләр "Казан утлары” әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналында басылачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
-
Лыжня Татарстана 2014 19.02.2014
-
Лыжня Татарстана 2014 19.02.2014
-
Рус теленнән олимпиада 19.02.2014
4 кл укучылары рус теленнән олимпиадада катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Знатоки биологии 19.02.2014
Район күләмендә биология фәненнән оештырылучы бәйге дә 6,7 класс укучылары катнаша. Аларга уңышлар телибез.