МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Карга туе - карга боткасы 03.05.2018
Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны җылы яктаан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.Бәйрәм көнне балалар өйдән-өйгә йөргәннәр,Карга боткасы бәйрәменә сый җыйганнар. Аннан соң балалар су буйларына, аланнарга
җыйналганнар. Аланда ботка пешергәннәр, җырлар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар, биеп күңел ачканнар, бергәләшеп ботка ашаганнар.Бәйрәм ахырындабалалар ботканы каргаларга калдырып киткәннәр.
-Рәхмәт, кошкайлар, безгә яз алып килдегез,-дигәннәр алар.
Каргалар балалар кайтып киткәч, «Кар! Кар! Әйбәт дуслар бар-бар!»-дип каркылдап рәхмәт әйткәннәр, тәмле ботка ашаганнар.
-
Парламент дәресе
28.04.2018
23-28 апрель көннәрендә Бердәм парламент дәресләре үтә. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2018
Бүген мәктәп күләмендә туган тел һәм Габдулла Тукайга багышланган кичә үтте. Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
4 кл математикадан ВПР 24.04.2018
Бүген 4 класс укучылары математика фәне буенча ВПР эшләүне дәвам иттеләр. Укучыларга 45 минут вакыт эчендә 11 төрле бирем каралды.
-
5 кл та тарихтан ВПР 24.04.2018
Бүген 5 кл укучылары янә бөтенрәсәй тикшерү эшләрен башкаралар. Укучылар тарих фәненнән ВПР эшлиләр.
-
Район баскетбол ярышы 24.04.2018
Район баскетбол ярышында катнашып кызлар команасы 2 урын, малайлар командасы 3 урынны яулады. Тренерлары Садертдинов М.М. һәм укучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Баскетбол ярышы 19.04.2018
Бүген Күҗәкә мәктәбендә баскетбол ярышының куст этабы уза. Яхшый,Әтәс, Зөбәер һәм безнең мәктәп укучылары уйныйлар.
-
4 кл та ВПР 17.04.2018
Бүген 4 класс укучылар рус теле фәненнән ВПР эшен үтәделәр. 1 өлештә укучыларга диктант яздырылды һәм биремнәрен үтәргә кушылды. 45 минут вакыт эчендә укучылар биремнәрне үтәп чыктылар.
-
5 кл та ВПР 17.04.2018
5 класс укучылары да 17 апрель көнне рус теленнән ВПР эшләделәр. 4 кл аермалы буларак укучылар 60 минут дәвамында 9 бирем үтәделәр.
-
Беренче театр 16.04.2018
6-7 класс укучылары Галиаскар Камалның "Беренче театр" әсәреннән өзек куйдылар. Әлеге чараның максаты район күләмендә барган конкурста катнашу иде.