• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ\Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова
Телефон: +7(855)-525-86-10
E-Mail: Kirovskaya.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кировская СОШ"
Руководитель: Гарипов Даниал Данифович
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 74 учащихся и 25 воспитанников
У нас учат: 16 педагогов и 5 воспитателей

Новости

Сугыш ветераны белән очрашу

Опубликовано: 14.02.2026

Киров урта мәктәбе укучылары Югары Яхшый авылында гомер итуче, шушы көннәрдә 100 яшен каршылаучы, сугыш ветераны- Вәлиев Тәфкил Вәли улында кунакта булдылар. Телевидение аша өлкәнебез хакында тапшыру карасак та, аның үзе белән  кузгә-куз очрашып аралашасы килде. Жирлек башлыгы Илнур Хиражетдин улы, тәрбия завучы Зарима Җиһангирова да ярдәмгә килделәр. Алдан өлкәнебезнең хәлләрен белешеп куйдылар. Зур рәхмәт аларга!   Үзебезгә  дә, укучыларга да олы тәрбия чарасы булды. Бер очрашу, үзе бер гомер бит ул. Тәфкил абый узенен гомер йомгагын балаларга аңлаешлы итеп, бер ялгышмыйча  сүтте. Һәрвакыт изгелек юлында булып, мәчет салдырып, анда имам-хатип булган, җитәкче урыннарда эшләгән , үзебезнең Киров авылында да эшләп киткэн аксакал ул. Аның белән байтак сөйләшеп утырдык. Һәр җөмләсендә акыллылык, җылылык, тәрбиялелек бөркелеп тора. Укучылар үзләренең алып килгэн җырларын бүләк иттеләр. Сорауларына, җавап таптылар. Тәфкил абыйны тәрбияләүче Зөһрә апа да ачык, киң күңелле, ихата, өй эчләре тәртиптә. Чисталык бөркелеп тора. Тәфкил абыйга исәнлек-саулык теләп, киләсе очрашулар насыйп итсен дигән теләктә саубуллаштык. Безне тәрәзәдән карап, изге теләкләр теләп озатып калды. Озын гомер, сәламәтлек сиңа, Тәфкил абый!



К списку новостей