Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Чаңгы ярышы 11.02.2014

Бүген мәктәп күләмендә 5 - 11 нче класслар арасында чаңгы ярышы үткәрелде.
Кыш килде, салкын урамда.
Ә без куркып тормыйбыз.
Чана - чангыларны алып,
Ярышабыз, уйныйбыз.
-
ГТО нормасын тапшыру. 11.02.2014

Бүген мәктәп укытучылары ГТО нормалары тапшырдылар.
Куркытмый безне
Кышкы салкын да!
Тауда шуабыз
Чана - чаңгыда.
-
Русский медвежонок. 10.02.2014

"Русский медвежонок" конкурсында катнашып, 3 нче класс укучысы Имамов Н. Ф. (Укытучысы Самигуллина Ф. И.) 1 урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин, Нияз! Калган укучыларыбыз сертификатлар, кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Төз ату ярышы. 08.02.2014

Районда узган төз ату ярышында катнашып, безнең мәктәп командасы 4 нче урынны алды. 11 нче класс укучысы Мурзин Ф. Ф. (Укытучысы Шайхулмарданов Ә. В) - 2 урын алды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
"Төз мәргән" 08.02.2014

3 февральдән 7 февральгә кадәр мәктәп күләмендә 5 - 11 нче класслар арасында "Төз мәргән" конкурсы атналыгы үткәрелде. 5 - 8 нче класслар арасында Рашитов И. К. - 1 урын, Камалова Г. Р. 1 урын, 9 - 11 нче класслар арасында Мурзин Ф. Ф. - 1 урын, Хазиева А. О. - 1 урыннар яуладылар. Афәрин!
-
"Йолдызлык - 2014" 06.02.2014

Бүген Киров мәдәният йортында "Йолдызлык - 2014" бәйгесенең зона туры үткәрелде. Монда Киров урта мәктәбе, Киров балалар бакчасы, Олыимән башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасыннан укучылар чыгыш ясады.
-
«Мы ценим - мы дорожим»
05.02.2014
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Мы ценим - мы дорожим" темасы астында оештырылган рәсем конкурсының мәктәп туры үткәрелде. Әлеге конкурстагы "яхшы" дип табылган рәсемнәр райнга җибәрелде.
-
Ата - аналар җыелышы 03.02.2014

3 февраль көнне авыл мәдәният йортында гомуми ата - аналар җыелышы үткәрелде. Беренче көн тәртибе буенча уку - укыту буенча директор урынбасары Ахметгалиева Г. А. чыгыш ясады, икенче көн тәртибе буенча укучылар тарафыннан әзерләнгзн концерт күрсәтелде.
-
Cтудентлар белән очрашу 31.01.2014

Бүген, төрле ВУЗларда белем алучы студентлар белән очрашу үткәрелде. Кайда гына укысалар да, алар үзләренең туган мәктәпләрен сагынуларын яшермәделәр. Кичә өч өлештән торды: 1) Слайд - шоу "Мәктәп фотоальбомы";
2) Студентлар белән сөйләшү;
3) "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән интелектуаль уен.
Очрашу бик күңелле булды.
-
"Алдынгылар слеты" 27.01.2014

25 нче январь көнне районда "Алдынгылар слеты " узды. Бу бәйрәмдә 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча Киров урта мәктәбе 1 нче урынга лаек дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде.










