• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

«Тоталь диктант»-2026

Опубликовано: 18.04.2026

Бүген - 18 апрель көнне гимназиябезнең 6-11 сыйныф укучылары «Тоталь диктант» Халыкара агарту акциясенә кушылды. Еллык чара рус телен популярлаштыруга һәм халыкның грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Мәгариф һәм мәдәни инициативаларны үстерү өчен шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

 

Быел акция бөтен Татарстан буенча 1000нән артык мәйданчыкны колачлады.
2026 елда диктант текстының авторы язучы, публицист һәм рус әдәбиятын тикшерүче Алексей Варламов булды. Аның эше Александр Пушкинның аз билгеле балачак битләренә багышланган. «Әгәр «Тоталь диктант» турында текст әзерләсәң, ул һичшиксез, Пушкин турында булырга тиеш. Аннары, Пушкин булмаса, диктант та, тел дә булмас иде, гомумән берни дә булмас иде», – дип аңлатты диктант темасын автор, Алексей Варламов.

 

Быел беренче тапкыр өлкәннәр генә түгел, беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныф кадәр мәктәп укучылары да рус теле буенча интерактив биремнәрне үз эченә алган «НеДиктант» махсус форматында катнашты.

 

«Тоталь диктант» – грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә торган мөһим агарту проекты. Ул рус теленә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра, сөйләм культурасын үстерә һәм бүген грамоталы булуның абруйлы булуын күрсәтә.



К списку новостей