• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а
Телефон: 89172573988, 89270410506
E-Mail: gaou.ggi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 447 учащихся
У нас учат: 39 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Атналык дүшәмбе линейкасы

Опубликовано: 07.10.2024

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 7 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең “Ялкын” балалар оешмасы президенты Әмирхан Загретдинов линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев
укучыларны һәм укытучыларны атна дәвамында булачак чаралар, яңалыклар белән таныштырды.
Узган атнаның төп вакыйгасы - “Ялкын” балалар оешмасына Президент сайлаулары. Җиңүче кандидат бүген линейкада тантаналы шартларда игълан ителде. Ул – 10Б сыйныф укучысы Инсаф Ильдар улы Нигъматдинов! Котлыйбыз!
Агымдагы атнада фән олимпиадаларының гимназия этабы дәвам итә.
Уку, спорт, сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар да линейка барышында хөрмәтләнде.
"Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәгендә гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә, хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыенында катнашып, матур җиңүләр белән кайтты.
Узган атнада 10А сыйныфы кизү торды. Атна дәвамында эчке тәртипне саклады алар,үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк күрсәттеләр. Бу атнада гимназиябездә 9Б сыйныф укучылары дежур тора.



К списку новостей