Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Уңышлар сезгә, беренчеләр!
Опубликовано: 04.09.2024Гимназиябезнең 1Б класс укучылары, укытучылары Әлфирә Индус кызы, әти-әниләре белән бергә, уртак "Белем йорты"на нигез салдылар. Йорт ныклы булсын өчен, нигез итеп сабырлык, тырышлык, әдәплелек кебек сыйфатларны алдылар. Әлеге йортны алар ел дәвамында үзләренең тырышлыклары, уңышлары ярдәмендә, кирпеч артыннан кирпеч куеп, төзеп бетерәчәкләр.
-Йортыбызны ничек, кайчан,нинди итеп төзеп бетерү үзебездән тора,кадерле укучылар,әти-әниләр! Яхшы укысагыз, ярдәмчел булсагыз, бәйгеләрдә актив катнашсагыз, бәлки уку елы ахырына төзеп тә бетерербез. Бербөтен, бер гаилә булып,кулны-кулга тотынып эшләсәк кенә, без үз максатыбызга ирешәчәкбез, - диде Әлфирә Индус кызы Шакирова.
Укучыларга бүләк ителгән белем ачкычлары исә, әлеге истәлекле көннең якты хатирәсе булды.
Уңышлар сезгә, беренчеләр!
К списку новостей