Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Гимназиябездә II чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды.
Опубликовано: 08.01.2024Гимназиябездә II чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, II чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә анализ ясады.
ОГЭ, ЕГЭ, фән олимпиадаларына әзерлектә алып барылачак онлайн-укулар, инновацион һәм социаль проектларда катнашу, Мәскәү электрон мәктәбе платформасындагы мәйданчыклардан нәтиҗәле файдалану буенча фикерләрен белдерде.
Киңәшмәдә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова – өлгереш сыйфаты, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова – олимпиада, грантларда, конкурсларда катнашу нәтиҗәләре, тәрбия эшләре буенча урынбасар Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев -
тәрбия юнәлешендә алып барылган эшчәнлек, цифрлаштыру буенча директор урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов мәгълүматлаштыру буенча эшчәнлек белән таныштырды.
Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашты. Ленар Рафак улы үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Гимназиябезнең "Адымнар" мәктәпләре эшчәнлегендә үрнәк булуына горурлануын әйтеп, коллективка һәм Венера Хәмәтнәсыйх кызына ирешкән уңышлар өчен рәхмәт белдерде.
2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш, Россиядә - Гаилә елы булачагын ассызыклап, әлеге юнәлештә башкарылачак чараларда катнашуда уңышлар теләде.
К списку новостей