Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
2А сыйныф укучылары үзләренең тәүге китапларын эшләделәр
Опубликовано: 28.12.20232А сыйныф укучылары үзләренең тәүге китапларын эшләделәр!
“Әйләнә-тирә дөнья” дәресендә 2А сыйныф укучылары беренче проектларын эшләделәр. Класс җитәкчесе Ания Хәсип кызы Мусина белән алар туган ягыбызның табигатен өйрәнеп, экскурсияләрдә булдылар, “Кызыл китап”ка кертелгән, дөньяның төрле почмакларында үсүче үсемлекләр, хайваннар турында фильмнар карадылар. Рәсемнәр ясадылар. Үзләренең күзәтүләрен фотога төшерделәр. Мәгълүматларны туплап, китап җыентыгын әзерләделәр. Китапны бизәп, укучыны җәлеп итәрлек зәвык белән эшләделәр һәм Ания Хәсип кызы, сыйныфташлары алдында тәкъдим иттеләр.
“Дөньяның кызыл китабы” белән 2А сыйныфы укучыларын истәлеккә фотога да төшердек. Молодцы, укучылар!
К списку новостей