Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары
Опубликовано: 16.12.2023«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары Татарстан һәм Башкортостан республикаларының полилингваль гимназия директорларын, укытучыларын эшлекле сөйләшүгә туплады. Төбәк һәм федераль грантларның гимназиябездәге укыту- тәрбия эшчәнлегендә максатчан тотылышы буенча тәҗрибә уртаклаштык. Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде.
Семинар гимназиябезнең актлар залында тантаналы ачылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә әзерләнгән җыр-биюләрдә безнең кыйблабыз, традицияләребез, милли тәрбия чагылыш тапты.
Кунакларны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова,
Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Илдар улы Халиков сәламләде.
Якташыбыз - драматург
Данил Салихов исемендәге драматургия кабинетын ачылды.
Проектлар күргәзмәсендә укучыларыбызның эшләре тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика, рәсем һәм сызым, психолог- педагоглар секцияләре эшендә ачык дәресләр узды.
Семинарны йомгаклау - пленар өлештә Актаныш районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Сөнгатуллина Зөлфия Хафиз кызы,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми- нистрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы
Халиков Илгиз Илдар улы, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова чыгыш ясады.
К списку новостей