Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Җиңүгә бер адым!
Опубликовано: 20.10.2023Өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга киткән райондашларыбыз -
«Правовед» юридик оешмасы җитәкчесе, Актаныш егете Рөстәм Вәлиев, "Башак" хуҗалыгында ветврач булып эшләгән Яңа Әлем авылы егете Илсур Зәкиев, Алабуга шәһәрендә төзелештә шофер булып эшләгән
Яңа Богады авылы егете Рөстәм Хисамов
бүген гимназиябездә 10-11 сыйныф укучылары белән очраштылар. Укучыларның башларында сораулар “кайнады” дисәк тә була. Барысы да кызыксындырды аларны. Мәсәлән, яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарын сагыну, алар белән аралашу мизгелләре, сугыш авырлыкларын ничек җиңүләре...
Махсус хәрби операциядән
ялга кайткан егетләребез анда булган вакыйгалар турында аз, ләкин йөрәккә уелып калырлык итеп сөйләделәр.
Җаваплар төгәл һәм җитди, ирләрчә.
-Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр алар өчен җибәрелгән гуманитар ярдәм җыючыларга бик рәхмәтле. Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоеп яшибез, җиңү безнең якта булыр, - диде алар.
Тиздән яугирләребез кабат юлга кузгалачак. Җиңү белән, исән-имин туган якка кайтуларын теләп калабыз аларга.
К списку новостей