Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Гимназиябездә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тактик өйрәнүләр узды
Опубликовано: 15.02.2023Сценарий буенча, башлангыч сыйныфлар укучы бинада, спорт залында, кыска ялганыштан “янгын“ чыкты, ут стеналарга, җиһазларга күчте, коридор буйлап төтен таралды.
Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң, барлык укучылар, укытучылар тиз арада бинадан чыктылар.
Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр, газчылар, медиклар килде. Бина санаулы минутларда әйләндереп алынды, ә коткаручылар янгынны сүндерүгә керештеләр. Янгын сүндерүчеләргә, “бер хезмәткәрнең һәм аңа ярдәм күрсәтүченең ялкын телләре үрмәләгән“ бүлмәдә калулары хакында җиткерелде. Коткаручылар аларны, беренче ярдәм күрсәтеп, кислород белән тәэмин иткән махсус битлек кигезеп, янгын зонасыннан алып чыктылар һәм медикларга тапшырдылар. Ашыгыч ярдәм күрсәтүче шәфкать туташы зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтеп, аларның сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итте.
Янгын сүндерүчеләр кабаттан “ялкын телләрен” авызлыкларга керештеләр. Эвакуация төгәлләнгәч, утсүндергечләр белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлаткан инструктаж үткәрелде.
Күрсәтмә өйрәнүләрдә ишек-тәрәзәләр ябылганмы, утлар сүндерелгәнме, иң кирәкле документлар алынганмы – болар барысы да исәпкә алынды. Өйрәнүләр төгәл билгеләнгән сәгатьтә башланды. Гимназия бинасының техник характеристикасы буенча эвакуацияләү нормативларына сыешып беттек.
К списку новостей