• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а
Телефон: 89172573988, 89270410506
E-Mail: gaou.ggi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 447 учащихся
У нас учат: 39 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Линейка

Опубликовано: 06.02.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертү һәм укучыларыбызның сөрән әйтүе белән башланды.
Февраль ае – гимназиябездә хәрби-патриотик айлык. Ватанны ярату, иң элек, үзеңне тәрбияле тотудан, гаиләңне, гимназияңне, әти-әниеңне, укытучыларны олылаудан башлана. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева да укучыларга мөрәҗәгать итеп, үз-үзләрен тотышларына, үзара аралашуга бик игътибарлы булырга һәм җитди карарга чакырды. Гимназия формасының( ә ул бездә – парад һәм гадәти көн формасы!) сакланышы, пөхтәлеге, чисталыгы укучының үзенә дә, гаиләдәге мохиткә дә бәя бирә. Ә укучыларның үзара мөгамәләсе, дустанә аралашуы, тәртибе һәр өлкәдә уңышка ирешүдә бик көчле этәргеч булып тора. Ирешкән уңышларыбыз сөенерлек, ә алда – тагын да күбрәк сынаулар, бәйгеләр, җитеш кенә!
Венера Хәмәтнәсыйх кызы Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында узган атнада җиңүче укучыларыбызга рәхмәт белдерде, призер дипломнары тапшырды, киләсе елга тагын да көчлерәк әзерләнү бурычын куйды.
Республика олимпиада үзәге үткәргән онлайн олимпиадада да укучыларыбыз актив катнаша. Директорның методик һәм инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова “Татарча өйрәнәм” татар теленнән республика олимпиадасында җиңүче укучыларга дипломнар тапшырды.
Спорт, сәнгать юнәлешендәге бәйге-конкурсларда, ярышларда укучыларыбызның катнашып җиңүләре өчен дә сөенәбез. Алар үзләренең сәләтләрен һөнәри үстерәләр, киңкырлы шәхес булып формалашалар. Бадминтон ярышында катнашып, зона турында җиңүче укучыларыбызны директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев тәбрик итте.
Линейкада гимназиядәге узган атнадагы тәртип торышын дежур торган 10 сыйныф командиры бәян итте, бу атнада 9Б сыйныфы кизү тора.



К списку новостей