Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Студентлар белән очрашу
Опубликовано: 02.02.2023Гимназиябездә бүген сагынып көтеп алган студентларыбыз белән очрашу узды. Студент тормышына аяк басып, тәүге сессияләрен биргән беренчеләр дә, инде 2-3-4 ел укып, шактый гына тәҗрибә туплаган студент егет-кызларыбыз да бар иде. Үзләре укыган гимназиягә очрашуга килгән яшьләрдә балаларча самимилек тә, олыларча җитдилек тә сизелде. 10-11 сыйныф укучылары белән үзара ярышта, мәзәк хәлләрне тасвирлауда, җырларда, шаян сорауларга тапкыр җаваплар табуда, үзләре укыган уку йортларын тәкъдим итүдә дә чагылыш тапты ул. Һәр студент та үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт белдерде. 11 сыйныфта ЕГЭ бирүләре дә әле һаман да онытылмаган.
Очрашуда катнашкан укытучылар, сыйныф җитәкчеләре дә рәхәт, бәхетле мизгелләр кичерде әлеге кичәдә. Үзең укытып чыгарган укучының тормышта үз юлын табып, уңышка омтылуын күрү, аның авызыннан рәхмәт сүзләрен ишетү, хөрмәтен тоюдан да бәхетле, мөкатдәс кичерешләр бар микән?! Ул синең бар борчу-мәшәкатьләреңне, тынгысыз укыту барышын, балалар, дип, ут йотып яшәгән, эшләгән елларыңның шаукымын оныттыра, куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен тоемларга ярдәм итә, күңелне, уйларны яшәртә, яңа максатлар куеп, уңышка ирешергә көч бирә. Рәхмәт сезгә, студентларыбыз! Сезнең хакта гел яхшы хәбәрләр генә ишетеп, сөенеп яшәргә язсын киләчәктә дә!
Очрашуга килгән студентларыбызны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева сәламләде. Гимназиябез белән һәрчак элемтәдә яшәүче яшьләргә мөрәҗәгать итеп, теләк-фикерләрен җиткерде, тормышта үз һөнәрләренең осталары булуларын теләде.
Очрашу кичәсе табын артында аралашу, ихлас сөйләшү белән дәвам итте.
К списку новостей