Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"Ялкын" балалар оешмасы үзидарәсенең утырышы
Опубликовано: 12.11.2022"Ялкын" балалар оешмасы үзидарәсенең чираттагы утырышы да бик актив узды. Укучылар гимназиядә үтәчәк чараларга әзерлек барышын карадылар.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен "Юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне" буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан, гимназиябездә "Юл хәрәкәтендә һәлак булучы балаларны искә алу көне"н үткәрү каралды. Башлангыч сыйныфлар белән берлектә флешмоб уздыру планлаштырылды.
Юлда йөргәндә яктырткыч кайтару элементлары тагу, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча сыйныф сәгатьләрендә үзидарә әгьзалары аңлатачак. Мәктәп кагыйдәләрен бозмау, тәртипне, формадан йөрүне, китапларны чиста тотуны рейд вакытында тикшерү дәвам итә. Әниләр көненә әзерлек эшләрендә дә, рәсем, инша, видеоязмалар ясауда да иҗадилыкка игътибар ителәчәк.
К списку новостей