Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Педагогик киңәшмә
Опубликовано: 01.11.2022Гимназиябездә I чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашты. Гимназиянең республикада һәм районда әйдәп баручы уку йорты булуында укытучылар, тәрбиячеләр коллективының лаеклы эшчәнлегенә рәхмәт белдерде Ленар Рафак улы.
Үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Бүгенге вәзгыятькә нигезләнгән киңәшләрен дә бирде. Гимназиянең, коллективның, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә сизгер һәм уяу булырга чакырды. Укучылар белән алып барылган патриотик эшне дә уңай бәяләде. Туган илне, туган якны, әти-әни ярату, гаилә иминлеге һәм Ватанны саклау бүген гади генә төшенчәләр түгел. Халыкның, райондашларның бердәмлеге, ышанычы, үзара ярдәме бүгенге барган вакыйгаларда да ачык чагылыш таба.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, I чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә тирән анализ ясады. Коллективка, укытучылар, тәрбиячеләр эшчәнлегенә, укыту программасына кертелгән яңалыкларны гамәлгә кертүдә урынбасарлар һәм директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәеваның үрнәк башлангычына югары бәя бирде. Республика, район чараларының гимназиябездә киләчәктә дә югары әзерлек белән үтәчәгенә ышаныч белдерде.
К списку новостей