Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
КУЕН КЕСӘСЕНДӘ – ӨМЕТ, ЫШАНЫЧ ҺӘМ ЯРАТУ!
Опубликовано: 10.10.2022Кадерле укучыларыбыз, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр! Күңел телгәләнгәндә йөрәктән өзелеп төшкән иң газиз, иң мөкатдәс сүзләрне; сагыну, сагыш, сыкрау белән бергә сугарылган ярату, ышану, көтү хисләрен олы бер сабырлык белән үзенә сыйдырган өчпочмаклы хатларыбыз яуга чакырылган актанышлыларга барып җитте.
Бик кадерләп кабул итеп алганнар ул хатларны. Хәлиткеч мизгелләрдә үткән белән киләчәкне тоташтырып торачак әлеге хатларны укыганда күңелләре тетрәнеп, күзләре яшьләнгән райондашларыбызның. Бик кадерләп куен кесәләренә салып куйганнар аларны.
Бергәләп туплаган хәйрия ярдәме өчен дә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, безгә видео җибәргәннәр булачак солдатларыбыз. Сезнең белән дә уртаклашабыз аларны. Без дә тетрәнәбез, күзләребез – яшьле... Рух ныклыгы, буыннан буынга күчеп, тупланып килгән яшәү көче, бер-береңә ышаныч, таяныч булуыбыз сынала торган вакыт.
К списку новостей