Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Соңгы кынгырау
Опубликовано: 24.05.2022Гимназиябезне тәмамлаучы 11 сыйныф укучылары өчен бүген соңгы тапкыр чыңлады! Алда - тормыш юлы, якты уйлар, ак хыяллар, җилкен хисләр. Дәүләт имтиханнары. Кабатланмас үз чишелеше генә булган тормыш сынаулары. Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Киләчәк заманның горурланырлык шәхесләре булыгыз! Тормышта һәр очракның үз чишелеше бар. Күңелегез кушканча, йөрәгегез әйдәгәнчә яшәгез. Янәшәгезгә дуслар, фикердәшләр сайлый белегез! Уңыш формуласында аларның йогынтысы бик зур! Әти-әни, дәү әти-дәү әни, укытучы-тәрбиячеләр ярдәме белән камилләшеп, һәр очракта да үзегез булып калыгыз!!!
Чыгарылыш укучыларын гимназиябез директоры Хәева Венера Хәмәтнәсыйховна тәбрикләде. "Һәр баланың сәләтен ача, үстерә белә торган укытучылар, тәрбиячеләр эшли гимназиядә. Чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең белән киләчәктә дә горурланырлык булсын. Сезнең мөмкинлекләр зур, чыгарылыш имтиханнарын да уңышлы тапшырып, юлыгызны матур итеп дәвам итегез", - тантанада катнашып, Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатихасын бирде.
Беренче укытучылар исеменнән, сыйныф җитәкчеләреннән, әти-әниләрдән изге теләкләнде. Гимназиянең "Ел укучысы-2022" исеменә Булат Гарипов лаек булды.
К списку новостей