Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Михаил Самин белән очрашу
Опубликовано: 30.11.2020RameevFest цифрлы технологияләр фестивале кысаларында гимназия укучылары Икътисад югары мәктәбе студенты, программист һәм стартапер, җәмәгать эшлеклесе Михаил Самин белән очрашты.
Очрашуда Миша үзенең мәктәптә укыган елларында ук программалар язу белән мавыгуын сөйләде. Аның киңкырлы җәмәгать эшчәнлеге дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Михаил Самин «Гарри Поттер һәм рациональ фикерләү методлары» дигән фәнни-популяр китапны рус теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгаруны оештырган шәхес. Бу максатларга ирешер өчен кирәкле 1 миллион сумны ул краудфандинг алымы белән җыярга карар кыла, ләкин нәтиҗәдә 11 миллион сум туплана. Бу - Россиядә иң зур краудфандинг үрнәге.
Очрашу ахырында Миша укучыларның һәм укытучыларның сорауларына җавап бирде, алга таба дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга карар кылынды.
К списку новостей