Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Новости МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"
Тукайга - 140 / Тукаю - 140
Опубликовано: 24.04.2026Безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган кызыклы һәм күңелле кичә узды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен үзләре уйнап күрсәттеләр, аның җырларын җырладылар.
Чарада Тукай әкиятләреннән геройлар кунак булды: Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм башка кызыклы персонажлар балалар белән бергәләп уеннар уйнадылар, шигъри юлларны сөйләделәр. Балаларның чыгышлары күңелле, җанлы һәм мавыктыргыч булды.
Әниләребез дә читтә калмады - 1нче кечкенәләр төркемендә йөрүче Шәрипов Раилнең әнисе бик матур итеп "Бишек җыры"н башкарды.
Кичә ахырында барлык катнашучылар бергәләп "Туган тел" җырын җырладылар. Җырның матур моңы һәркемнең күңеленә якты һәм җылы хисләр китерде.
Бу чара балаларга Тукай иҗаты белән якыннан танышу, аның әсәрләрен яратып өйрәнү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү мөмкинлеге бирде.
В нашем детском саду прошёл интересный и познавательный праздник, посвящённый 140-летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Дети инсценировали его стихи и сказки, пели песни на его стихи.
На празднике в гости пришли герои сказок Тукая: Су анасы, Шурале и другие интересные персонажи. Они вместе с детьми играли в игры и читали поэтические строки. Выступления детей были весёлыми, живыми и увлекательными.
В конце праздника все участники вместе спели песню "Туган тел". Красивое звучание песни принесло всем радость и тёплые эмоции.
Это мероприятие дало детям возможность ближе познакомиться с творчеством Тукая, полюбить его произведения и воспитать любовь к татарскому языку.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
К списку новостей






