• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а
Телефон: +7(855)-523-29-87
E-Mail: mdou-6@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"
Руководитель: Нургалиева Юлдуз Саетовна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 121 воспитанников+5 в с. Аишево
У нас учат: 18 педагогов+2 в с. Аишево

Новости МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"

Юбилей!

Опубликовано: 27.06.2024

27нче июньдә хезмәттәшебез Шәйхетдинова Чулпан Тимершәех кызы күркәм 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Уку йортын тәмамлап, 1994нче елда Актанышка кайтканнан соң, “Каенкай” балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша ул. Менә инде 30 ел үз һөнәренә һәм коллективка тугры булып хезмәт итә Чулпан Тимершәех кызы.
Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирүнең методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итәгатьле, инициативалы, ярдәмчел тәрбияче. Чулпан Тимершәех кызы олы җанлы педагог, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя. Һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәрми, яхшы киңәшен дә кызганмый. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, Чулпан Тимершәех кызын нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Югары тәҗрибәле, иң нәтиҗәле эшләүче тәрбиячеләрнең берсе. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур.
Чулпан Тимершәех кызы хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең, район башлыгының, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Ел тәрбиячесе” район бәйгесендә призлы урыннар яулый.
Кадерле хезмәттәшебез Чулпан Тимершәех кызы! Сезне чын күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең хезмәтегезгә мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт! Сез балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур өлеш кертәсез, аларның күңелләрендә якты эз калдырасыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез! “Каенкай” балалар бакчасы коллективы



К списку новостей