• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а
Телефон: +7(855)-523-29-87
E-Mail: mdou-6@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"
Руководитель: Нургалиева Юлдуз Саетовна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 121 воспитанников+5 в с. Аишево
У нас учат: 18 педагогов+2 в с. Аишево

Новости МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"

Куркынычсызлык атналыгы / Неделя безопасности

Опубликовано: 18.09.2023

18нче - 22нче сентябрь аралыгы, Татарстанда БДД атналыгы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, "Каенкай" балалар бакчасының зурлар һәм зурлар логопед төркемнәре "Автомәктәптән - Светофорга" исеме астында җәяүле сәяхәт оештырды???? Андерьянова Раушания Камиль кызы җитәкләгән әлеге мәктәптә безне бик җылы итеп, Шәйхразиев Алмаз Альберт улы каршы алды. Уку бүлмәсен балалар зууур кызыксыну белән күзәтте. Тәрбияче апалары биргән әһәмиятле сорауларга тапкыр гына җавап кайтардылар. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерә - тәрбияче апаларның эзлекле рәвештэ планга кертелгән максаты!
Очрашуыбызның икенче күңелле бер өлеше - юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы белән очрашу булды???? Балалар мотоцикл шлемының ни өчен кирәклеген ачыкладылар, Ләйсән Рәдиф кызы белән бик җылы әңгәмә кордылар.
Очрашуыбыз бик җылы тәмамланды, Раушания Камиль кызы һәм Ләйсән Рәдиф кызы, балаларның игътибарын читкә калдырмыйча, бик саллы гына буләкләр әзерләгәннәр иде. Балаларның кәефе тагын да күтәрелде. Матур һәм яхшы кәефлэр белән, абый-апаларга рәхмәт әйтеп, юлыбызны дәвам иттек.
Светофор сакта тора,
Күзәтеп урамнарны.
Сабыр гына яна чатта,
Кисәтеп узганнарны, -
дип көйли - көйли, аяк астындагы сары-кызыл яфракларның кыштырдавына сөенеп, светофорыбыз янына да килеп җиттек.
Бүгенге көнне, Гүзәл Роберт кызы һәм Ландыш Рәдиф кызы, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртте. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәклеге турында аңлаттылар.
Сәяхәтебезгә сөенгәндәй, күктә сентябрьнең җылыга мул кояшы елмайды. Әйтерсең лә аның якты нурлары, балаларның елмаюында чагылды. Без апалар да, сөенеп матур итеп бакчабызга кайттык.
#неделяБезопасности2023



К списку новостей