• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а
Телефон: +7(855)-523-29-87
E-Mail: mdou-6@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"
Руководитель: Нургалиева Юлдуз Саетовна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 121 воспитанников+5 в с. Аишево
У нас учат: 18 педагогов+2 в с. Аишево

Новости МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"

Миләүшә Мөдәрис кызына - 50 яшь!

Опубликовано: 06.03.2023

Җылы назга сусап, дөнья
Каршы ала якты язны.
Язлар кебек балкып, янып
Яшәүчеләр җирдә азмы?

Мөлаем, тыныч, киң күңелле, тирән белемле, туры сүзле, балаларны бик нык яратучы, намуслы, үз максатына ирешүче... Бу кем дисезме? Шундый матур сыйфатларга ия булучы, шушы көннәрдә ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче хезмәттәшебез, “Каенкай” балалар бакчасының тәрбиячесе Салихова Миләүшә Мөдәрис кызы.

1973 елның 5 мартында Иске Әлем авылында Мөдәрис һәм Әлфинур гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга аваз сала. Изге теләкләр теләп, җил-яңгыр тидермичә, аякка бастыралар алар Миләүшәне. Яңа Әлем урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап 1988 елда Миләүшә Мөдәрис кызы СПТУ-80гә тегүчелек һөнәре буенча укырга керә. 1997нче елда Түбән Кама педагогик көллиятен тәмамлый. 1994 елдан алып хәзер көнгә хәтле ул 6 санлы “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Миләүшә Мөдәрис кызы 29 ел гомерен яраткан һөнәренә багышлый, беренче эш көнен башлаган балалар бакчасына тугры калып, үз һөнәренең чын остасына әйләнә. Тәрбияче исемен горур күтәреп йөрүчеләрнең берсе ул хезмәттәшебез Миләүшә Мөдәрис кызы. Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирүнең методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итәгатьле, ярдәмчел тәрбияче. Миләүшә Мөдәрис кызы тәрбия һәм белем бирүнең яңадан яңа алымнарын эзли, һәрдаим камиллеккә омтыла. Олы җанлы педагог балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, стажлы логопед төркеме тәрбиячесе буларак, балаларның матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә. Үз эшен чын ярату белән яратканга, нәниләрне үз баласыдай якын күргәнгә, аларның әти-әниләре белән уртак тел табып хезмәт куйганга аның хезмәт юлы зурдан-зур уңышларга үрелеп бара. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешә.

Миләүшә Мөдәрис кызы үзен бик бәхетле кеше дип саный: яраткан уллары Ильсур белән Ильназ, яраткан тормыш иптәше Фикус, кадерле әнисе, якыннан якын абыйсы һәм апасы, чын күңелен биреп башкарган эше һәм яраткан, туганнарыдай якын хезмәттәшләре бар.

Хөрмәтле Миләүшә Мөдәрис кызы! Сезгә һәр туган таң шатлык-сөенечләр алып килүен, һәр башлаган эшегезнең уңышлы булуын телибез. Алдагы көннәрегездә дә сәламәт булып, яраткан нәниләрегез, хезмәттәшләрегез арасында эшләп, һөнәр юлында тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, гаилә бәхете, куанычлы озын гомер телибез.

Алкышлаган март бураннары,
Синдәй гүзәл затлар туганда.
Табигать тә сихри моңга чумган,
Ап-ак төсләр сипкән дөньяга.

Аклык белән каршы алган җиһан
Җанга якын газиз баласын.
Сизгән төсле тормыш юлларыннан
Ныклы адым белән барасын.

Хезмәтең дә хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше син.
Яшьлек ялкынын сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле син!

Иң изге теләкләр белән “Каенкай” балалар бакчасы коллективы.



К списку новостей