Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Җиңү паркына экскурсия / Экскурсия в Парк победы 04.05.2022
Бүген зурлар, зурлар логопед төркеме балалары, тәрбиячеләре Салихова М.М., Мөхәмәтова Л.Р. Җиңү паркына экскурсиягә чыктылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында әңгәмә үткәрделәр. Туган ил өчен көрәшеп, башларын салган батыр көрәшчеләр турында белемнәрен баеттылар.
Сегодня воспитанники старшей и старшей логопедических групп вместе с воспитателями Салиховой М.М., Мухаметовой Л.Р. были на экскурсии в парке Победы. Провели беседу у памятника павшим в Великой Отечественной войне. А так же обогатили свои знания о отважных борцах, которые пали борясь за родную страну.
-
"Тукай дөньясына сәяхәт" бәйгесе / Конкурс "Путешествие в мир Тукая" 04.05.2022
Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Измайлова Эльвира "Тукай дөньясына сәяхәт" бәйгесендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
Измайлова Эльвира из подготовительной к школе группы победила в конкурсе "Путешествие в мир Тукая". Поздравляем!
-
1 май бәйрәме / Праздник 1 Мая 01.05.2022
Бүген "Бүләк" аланында районкүләм 1 Май бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыруда безнең балалар бакчасы да катнашты. Хезмәттәшләребез тәмле сый-нигъмәтләре, чәйләр белән, пешекчеләребез камыр ризыклары белән райондашларыбызны сөендерде.
Сегодня на поляне" Буляк " прошел районный праздник 1 мая. В организации праздника принял участие и наш детский сад. Наши сотрудники порадовали гостей праздника вкусными угощениями, а повара - выпечкой.
-
1 май котлавы / Поздравление с 1 мая! 01.05.2022
Барыгызны да 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телибез! Туачак һәр көнегезгэ аяз күк йөзе, тынычлык алып килсен! Илләребез - тыныч, ризыгыбыз - киң, табыннарыбыз һәрчак мул булсын!
-
Татарларның милли йоласы- Карга боткасы / Национальный обряд татар 29.04.2022
Бүген дә татар халкының милли йоласын искә алып, балаларыбыз, тәрбиячеләребез йомырка, ярма җыярга чыкты! РТС халкы, һәрвакыттагыча, бик юмарт, шат күңелле иде! Балаларга да борынгы гореф-гадәтебез бик ошады! Тәрбиячеләр Шәйхетдинова Ч.Т., Ганиева Л.М., музыка җитәкчесе Хәлилова А.А., кече тәрбиячеләр Идрисова Д.З, Мөхәммәтдинова А.
И сегодня, вспоминая национальные традиции татарского народа, наши дети, воспитатели вышли на сбор яиц, круп! Население поселка РТС, как всегда, было очень щедрым, веселым! И детям очень понравилась наша древняя традиция! Воспитатели Шайхутдинова Ч. Т., Ганиева Л. М., музыкальный руководитель Халилова А. А., младшие воспитатели Идрисова Д.З, Мухаметдинова А.
-
Драма коллективлары смотр-конкурсы / Смотр-конкурс драматических коллективов 29.04.2022
Актаныш районындагы оешма һәм предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының матур, гүзәл театр язына әверелгән театр айлыгына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча балалар бакчалары арасында драма коллективыбыз Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән 2нче урынны яулады!
Хезмәттәшләребез Айгөл Насыйбуллина Валентина роле өчен, Ландыш Кирамова Дилемма роле өчен "Үз ролен оста башкаручы" номинациясендә бүләкләнделәр. Гөлфинә ролен башкарган тәрбиячебез Шәйхетдинова Гүзәл Роберт кызы "Хатын-кыз ролен оста башкаручы" номинациясендә бүләкләнде! Афәрин! Котлыйбыз!В Актанышском районе подвели итоги месячника, ставшего прекрасной театральной весной для организаций и предприятий, трудовых коллективов. По итогам среди детских садов наш драматический коллектив со спектаклем "Әниләр һәм бәбиләр" Туфана Миннуллина занял 2-е место! Наши коллеги Айгуль Насибуллина (за роль Валентины), Ландыш Кирамова (за роль Дилеммы) были награждены в номинации "Лучший исполнитель своей роли". Наш воспитатель Шайхутдинова Гузель Робертовна, исполнившая роль Гульфины, награждена в номинации "Лучшая женская роль"! Поздравляем!
-
Балалар театры бездә кунакта / У нас в гостях детский театр 29.04.2022
Бүген балалар бакчабызда "Бәрәнне кем ашаган" спектакле белән Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылар булды. Театр балаларыбызга бик ошады!
Сегодня в нашем детском саду со спектаклем "Бәрәнне кем ашаган" побывали учащиеся Актанышской детской школы искусств. Театр очень понравился нашим детям!
-
"Тукай безнең күңелләрдә" бәйгесе нәтиҗәләре / Итоги конкурса "Тукай в наших сердцах" 29.04.2022
"Тукай безнең күңелләрдә" республика бәйгесе нәтиҗәләре: "Нәфис сүз" номинациясендә икенче кечкенәләр төркеменнән Аюпова Зилә - 1, Фаррахова Язилә - 1, "Сәнгать иҗаты" номинациясендә мәктәпкә әзерлек логопед төркеменнән Ильясова Алия - 1, зурлар төркеменнән Гафурова Адилә - 2, педагоглар арасыннан "Презентация" номинациясендә Салихова Миләүшә - 1, Ганиева Ләйсән - 1, Шәйхетдинова Гүзәл - 2, "Проект" номинациясендә Шәйхетдинова Гүзәл - 1. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Поздравляем победителей республиканского конкурса" Тукай в наших сердцах": из второй младшей группы Аюпова Зиля - 1 место, Фаррахова Язиля - 1 место в номинации" Художественное слово", Ильясова Алия - 1 место, Гафурова Адиля - 2 место в номинации "Худоңественное творчество", педагоги Салихова Миляуша - 1 место, Ганиева Лейсан - 1 место , Шайхутдинова Гузель - 2место в номинации "Презентация", Шайхутдинова Гузель - 1 место в номинации" Проект".
-
Карга боткасына әзерләнәбез / Готовимся к 1 Мая 28.04.2022
Бүген бакчабыз балалары һәм тәрбиячеләре, 1нче майга әзерлек йөзеннән, татар халкының милли йоласын башкардылар - өйдән өйгә кереп, ярма, сөт, май, йомырка җыйдылар. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барылган әлеге чарада, РТС бистәсе халкы бик теләп катнашты - балаларга йомырка, ярманы бик мул итеп бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
Сегодня дети и воспитатели нашего детского сада, в целях подготовки к 1 мая, исполнили национальный обряд татарского народа - ходили из дома в дом, собирали крупу, молоко, масло, яйца. В мероприятии, которое сопровождалось красивыми песнями, стихами, веселыми играми, жители поселка РТС с удовольствием приняли участие - детям дали яйца, крупу, поңелали хорошо отдохнутҗ на праздниках.
-
Тукайга багышланган музыкаль-әдәби кичә / Музыкально-литературное мероприятие, посвященное Тукаю 27.04.2022
Балалар бакчабызда Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган чара узды. Чараны әзерләгән тәрбиячебез Гүзәл Шәйхетдинова балаларны Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, балаларга Тукайның әсәрләреннән кызыклы әсәрләр күрсәтелде. Балалар, үз чиратында, Габдулла Тукайның шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр. Чара бик күңелле, күтәренке кәефтә узды.
В нашем детском саду прошло музыкально-литературное мероприятие, посвященное 136-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. Подготовившая мероприятие воспитательница Гузель Шайхутдинова ознакомила детей с жизненным путем Тукая, детям были показаны интересные инсценировки из произведений Тукая. Воспитанники, в свою очередь, читали стихи Габдуллы Тукая. Мероприятие прошло в приподнятом настроении.