Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Солдатка хат / Письмо солдату 06.02.2023

Логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Солдатка хат" акциясенә кушылып, ил чигендәге солдатларыбызга бәйрәм открыткалары ясадык. Ир-егетләребезнең исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Тәрбияче: Ганиева Л.М.
С детьми логопедической подготовительной к школе группы мы присоединились к акции "Письмо солдату" и сделали праздничные открытки нашим солдатам на границе. Мы ждем, когда наши мужчины благополучно вернутся на родину. Воспитатель: Ганиева Л. М.
-
"Безнең Армия көчле!" / "Наша Армия сильна!" 03.02.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирүу айлыгы кысаларында, без мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары белән "Безнең Армия көчле!" дигән темага презентация карадык. Балалар Россия Кораллы Көчләренең гаскәр төрләре белән таныштылар. Презентация карау балаларда Ватаныбыз Армиясенең көче белән горурлану хисләре уятты. Тәрбияче: Вахитова Г.Х.
В рамках месячника по патриотическому воспитанию дошкольников, мы с детьми подготовительной к школе логопедической группы просмотрели презентацию на тему "Наша Армия сильна!" Дети познакомились с видами войск Вооруженных Сил России. Просмотр презентации вызвал у детей чувства гордости мощью Армии нашего Отечества. Воспитатель: Вахитова Г.Х.
-
Алдынгылар слеты / Слет передовиков 30.01.2023

Балалар бакчабыз, 2022 нче ел нәтиҗәләре буенча тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә 3 төркемнән күбрәк мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында югары күрсәткечләргә ирешеп, беренче урын яулады, һәм алдынгылар слетында диплом белән бүләкләнде.
По итогам 2022 года наш детский сад занял первое место среди дошкольных образовательных учреждений с более чем 3 группами и был награжден дипломом на слете передовиков.
-
ЛЕГО көне / День ЛЕГО 27.01.2023

28нче гыйнвар халыкара ЛЕГО көне билгеләп үтелә. 1нче кечкенәләр бу конструктор белән бик яратып уйныйлар. Конструктор элементлары белән уйнау балада вак моториканы, игътибарлылыкны, бер урында утыруны, түземлелекне, фантазияне үстерә. Тәрбияче : Мингазетдинова Л.Р.
28 января отмечается международный день ЛЕГО. 1-ая младшая группа с удовольствием любит собирать этот конструктор. Работа с элементами конструктора позволяет развивать у ребенка мелкую моторику, внимательность, усидчивость, терпение, фантазию. Воспитатель: Мингазетдинова Л.Р.
-
Кар үзлекләре белән танышу / Знания о свойствах снега 26.01.2023

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кыш фасалын бик тә яраталар. Бүген алар кар турындагы белемнәрен тагын да баеттылар, кар үзлекләре белән таныштылар, тәрбияче Чулпан Тимершәех кызы кар белән бик мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрде.
Дети из второй младшей группы очень любят зимнее время года. Сегодня они расширили свои знания о свойствах снега, воспитательница провела эксперимент со снегом. Детям очень было интересно.
-
"Ел тәрбиячесе - 2023" бәйгесе нәтиҗәләре / Итоги конкурса "Воспитатель года - 2023" 25.01.2023

Балалар бакчабыз тәрбиячесе Шәйхетдинова Гүзәл Роберт кызы "Ел тәрбиячесе - 2023" бәйгесенең район этабында беренче урын яулады! Чын күңелдән котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
Воспитатель нашего детского сада Шайхутдинова Гузель Робертовна заняла первое место на районном этапе конкурса "Воспитатель года - 2023"! Наши искренние поздравления! Желаем Вам больших успехов!
-
"Ихлас" ППҮндә / в ППС "Ихлас" 24.01.2023

Бүген балалар бакчабызның зурлар төркеме нәниләре "Ихлас" педагогик-психологик үзәгендә булдылар. Анда эмоциональ хәләтне тотрыкландыру, начар энергияне йоту, кул-бармакларның хәрәкәтләрен камилләштерүне булдырдык.
Сегодня малыши старшей группы нашего детского сада посетили педагогико-психологический центр "Ихлас". Там мы играли игры для стабилизации эмоционального состояния, поглощения негативной энергии, совершенствования движений рук и пальцев.
-
Минтимер Шәймиевнең туган көне / День рождения Минитимера Шаймиева 20.01.2023

Бүген Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган көне! Аның Татарстан һәм татар халкы үсешенә керткән хезмәтен бәяләп бетергесез. Әйдэгез, барыбыз да аны туган көне белән котлыйк! Тазалык, озын гомер, аяз күк йөзе телик!
Сегодня у первого президента Республики Татарстан Минтимера Шариповича Шаймиева день рождения! Его вклад в развитие татарского народа и Татарстана неоценим. Давайте все поздравим Минтимера Шариповича с днем рождения! Пожелаем ему долгих лет жизни, здоровья и мирного неба!
-
Кошлар ашханәсе / Столовая для птиц 18.01.2023

Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп зурлар логопед төркеме балалары белән башкардык. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Хәр бала үз куллары белән көньбагыш, ипи валчыгы салып кошларга карата игелек кылды.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
Тәрбияче: Башарова А.А.На улице снежная, холодная зима. В это время птицам, которые преодолевают холодные ветры и ищут корм, очень трудно. Вместе с детьми взрослой логопедической группы мы сегодня покормили птиө. Ведь беречь природу, окружающую среду, учить этому детей-это благородная задача. Каждый ребенок своими руками клал семечки, хлебные крошки и проявлял доброту по отношению к птицам. Воспитатель: Башарова А.А.
-
Ниткография техникасы / Техника ниткографии 16.01.2023

Зурлар төркеме балалары традицион булмаган алым белән, ниткография техникасын кулланып, төрле төрле кышкы бизәкләр ясадылар, аларга бик ошады. Тәрбияче: Марданова Л.И.
Дети старшей группы с помощью нетрадиционной техники рисования ниткографии нарисовали разные зимние узоры. Им очень понравилось. Воспитатель: Марданова Л.И.






