• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А
Телефон: +7(8555)-23-16-08
E-Mail: mdou2-aktansh@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш»
Руководитель: Марданова Лайсан Рависовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 126 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей.
У нас учат: 13 педагогов

Яңалыклар / Новости

Нәүрүз мөбәрәк булсын! / Навруз - праздник весны

Опубликовано: 26.03.2021

Март ае – яз башы, бик матур ай…Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән, 21 нче март уздырыла торган Нәүрүз бәйрәме көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килгән.

Бу көнне авылларда, бигрәктә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үтә дә якын итеп, сөенеп, сагынып каршы алалар Нәүрүз бәйрәмен. Шулай булмый сон? Кышкы салкыннардан, карлы бураннардан сон бигрәк сагындыра бит ул яз! Җылы кояш нурлары, язның үзенә генә хас ягымлылыгы зурларда яшәүгә көч, дәрт-дәрман, өмет чаткылары уятса, нәниләребез өчен урамда, саф һавада уеннар башлангычы.

2 нче санлы “Ромашка” балалар бакчасын да Нәүрүз бәйрәме урап узмады.24 март көнне Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы һәм Ибраһимова Альбина Рәшит кызы җитәкчелегендәге “Зурлар” төркеме балалары “Нәүрүз бәйрәме”н гөрләтте. Балалар кызыклы формада  бәйрәмнең тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Аларның өйдән өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, барысына сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп, Нәүрүз әйтеп йөрүе, искиткеч дәртле, язгы җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп баруы бик матур күренеш иде. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай белән театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Балалар өчен “Йомырка кабып йөгерү”, “Аркан тартышу”, “Таяк тарту” кебек милли уеннар һәм ярышлар оештырылды. Табышмакларга җавап бирү, сынамышлар әйтешү бәйрәмгә нур өстәде. Иң истә калган мизгел – Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең таяк тартышуы булгандыр. Уз вакытында Кыш бабайны зарыгып көткән балалар бу юлы бөтен көчләрен Нәүрүзбикәгә бирделәр, чөнки аның җиңүе бит ул, тиздән, бик тиздән карлар эреп бетеп, кошлар сайравы белән берлектә, дөньяның яшеллеккә, матурлыкка, хуш чәчәк исләренә төренүе дигән сүз бит!



К списку новостей