Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Яңалыклар / Новости
Баланың бакчага ияләшү чоры
Опубликовано: 25.09.2017Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша.
Нәниләр балалар бакчасына йөри башлагач нигә еш авырый соң дигән сорауны һәрбер әти-әни үз-үзенә бирәдер мөгаен. Сабыйлар балалар бакчасына килгәч аны авыр кичерә. Чөнки монда алар ияләшкән мохит, ашау үзгәрә һәм башка кешеләр барлыкка килә. Яңалыкка ияләшкән вакытта баланың иммун системасы какшый һәм ул авырып китәргә мөмкин. Шуны да искәртеп узарга кирәк, баланың иммун системасы 3 яшькә генә ныгып җитә. Адаптация чоры берничә төркемгә бүленә:
1 стадия – бала балалар бакчасына тиз ияләшә, җиңелчә генә авырып алырга мөмкин;
2 стадия – баланың ияләшү вакыты 20-40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, сабый ешрак авырый (ОРВИ, бронхит, ангина), осложнениеләр булырга мөмкин;
3 стадия – авыр адаптация, 40-60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бала еш авырый (пневмония, бронхит), начар йоклый, ашамый, авырлыгын югалта.
К списку новостей










