Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | Churakaevskaya.Shkol@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 22 учащихся /22 укучы |
| У нас учат: | 9 педагогов /9 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
“Без яшь,без сәләтле” бәйгесенең II туры 18.12.2013

9 нчы сыйныф укучылары Миназова Рәзилә һәм Насртдинова Фирүзә (җитәкчеләре: Миназова Р.Җ. һәм Салахов Р.Җ.) бәйгенең II турында катнашып, үзләренең проектларын якладылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
Мәрхәмәтлелек акциясе.
18.12.2013
Мәрхәмәтлелек акциясенең республика этабында актив катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Насртдинова Фирүзә Татарстан Республикасы региональ яшьләр оешмасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Күргәзмәдә катнаштылар.
18.12.2013
Башлангыч класс укучылары Галлямова Ләйсән һәм Салахова Ләйсән киездән эшләнгән күргәзмәләр бәйгесенә эшләрен җибәрделәр.
-
“Талантлы балалар”
18.12.2013
Халыкара “ Талантлы балалар” бәйгесенең презентация, графика , фотоконкурс номинациясендә 9 нчы класс укучысы Миназова Рәзилә II урын яулады, дипломга ия булды. .
-
“ Самый классный” бәйгесе.
18.12.2013
Республикакүләм бәйгенең район этабында 9 нчы класс укучылары Миназова Рәзилә “ Самый классный”, Насртдинова Фирүзә “Самый классный педагог – организатор” исемле презентацияләр белән катнаштылар.
-
Математикадан - призер 18.12.2013

5 нче класс укучысы Галлямова Эльвина математикадан олимпиаданың район этабында катнашып, призер булды. Укытучысы - Мингазов И.Г. Котлыйбыз, Эльвина!
-
Инвалидлар ункөнлеге.
10.12.2013
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан классларда презентацияләр бәйгесе үткәрелде. Һәр класс өлкәннәргә шефлык оештырды.
-
Инвалидлар ункөнлеге 04.12.2013

Атналык линейкада инвалидлар ункөнлегенә карата чаралар планы белән таныштырылды. Һәр класс инвалидлар, ярдәмчесез өлкәннәрнең хәлен белергә, өй эшләрендә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә алынды. 9 нчы класс укучылары үзләре шефлык итүче бердәнбер сугыш ветераны Суфиев Әхәт белән әңгәмә кордылар, аның белән карточкага төшеп, видеоролик эшләделәр.
-
“Коррупциягә-юк!” 04.12.2013

Классларда “Коррупциягә-юк!” дигән темага әңгәмәләр һәм иншалар бәйгесе үткәрелде.
-
Биология түгәрәге 04.12.2013

Чираттагы биология түгәрәген укучылар туган якның хайваннарын өйрәнүгә багышладылар. Һәрбер укучы табигать кочагында булып, презентация эшләделәр.















