Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | Churakaevskaya.Shkol@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 22 учащихся /22 укучы |
| У нас учат: | 9 педагогов /9 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Актаныш сувениры" конкурсы
10.03.2014
"Радуга родного края" фестиваленең 3 туры йомгакланды. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар. Миназова Рәзилә 1урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Укытучысы: Миназова Рәвия Җәмигънур кызы. Котлыйбыз!
-
Регионара семинар 10.03.2014

Мәктәбебезнең башлангыч класс укытучылары Хафизова Нәзлия һәм Шәймарданова Энҗе Актаныш №1 мәктәбе базасында узган регионара семинарда катнаштылар. Семинарда дәрес эшкәртмәләре, методик эшләр буенча чыгарылган җыентык та тәкъдим ителде.
-
"Ягез әле, кызлар!" 10.03.2014

Кызларыбыз 2 командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар. Оештыручылар: Тимирова Вәсилә һәм Хафизова Нәзлия.
-
“Татар егете”-2014 10.03.2014

4 март көнне “Татар егете”-2014 бәйгесе узды. Чуракай мәктәбеннән бу бәйгегә 9 нчы сыйныф укучысы Хасанов Рамис барды.
-
“Татар кызы”-2014 10.03.2014

5 март көнне “Татар кызы”-2014 бәйгесе узды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 9 нчы сыйныф укучысы Нәбиева Зилия катнашты.
-
8 март белән!!! 10.03.2014

Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез,
Кешелекнең иң зур зиннәте — сез,
Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!
Кадерле гүзәл затларыбыз, котлыйбыз сезне бәйрәмегез – халыкара хатын-кызлар көне белән. Сезгә - безнең хезмәт коллективын бизәп торучы асылташларыбызга - без бары изге теләкләр генә телибез. Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен. Бәйрәм белән!
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
04.03.2014
Мәктәптә 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. 7-8 класс укучылары арасында лексик КВН бик җанлы үтте. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары көч сынашты.
-
Олимпиада
04.03.2014
4 нче класс укучысы Салахова Ләйсән рус теленнән һәм татар теленнән районда уздырылган олимпиадада үзенең көчен сынап кайтты. Җитәкчесе-Хафизова Нәзлия.
-
"Йолдызлык - 2014"
04.03.2014
“Конферанс” номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Салахова Ләйсән, 9 нчы класс укучысы Хасанов Рамис 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Туган телем-серле тел"
04.03.2014
Чуракай мәктәбеннән Салахов Рамил Җәмигънур улы һәм Хафизова Нәзлия Махиян кызы җитәкчелегендә 4 нче класс укучысы Салахова Ләйсән, 9 класс укучысы Хасанов Рамис Түбән Кама шәһәрендә узган "Туган телем - серле тел" конкурсында катнаштылар. Алар икесе дә беренче урынга лаек булдылар! Афәрин!















