Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | Churakaevskaya.Shkol@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 22 учащихся /22 укучы |
| У нас учат: | 9 педагогов /9 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Сәламәтлек дәресе 18.09.2014

Мәктәбебездә 1-9 сыйныф укучылары өчен, сыйныф сәгатьләрен берләштереп ,“Сәламәтлек дәресе” үткәрдек. Авылыбызның фельдшеры Наилә апа укучыларга тәмәке тарту,спиртлы эчемлекләр,наркотикларны куллануның зыяны һәм кеше тормышын нинди куркынычлык астына куюы турында анлатып үтте. Дәрес лекция белән башланып китте, дәрес темасы астында укучыларга презентация күрсәтелде, алган мәгълүматне укучылар яхшырак истә калдырсыннар өчен озын булмаган викторина үткәрелде.
-
Надо жить честно... 18.09.2014

Буген , «Надо жить честно» темасындагы район конкурсына яхшы башкарылган эшне сайлап алу өчен,мәктәбебез эчендә укучылар арасында шушы ук конкурс үткәрелде,рәсемнәргә урыннар билгеләнде,1 нче урынга чыккан укучының район конкурсына әзерлеге башланды.
-
Агыйдел сылуы 18.09.2014

15 нче сентябрь көнне Актаныш мәдәният йортында Әлфия Авзалова фестивале өчен уткәрелгән “Агыйдел сылуы”на сайлап алу туры булып узды.Анда безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Гиздатуллина Алинә дә катнашты.
-
Экстремизм буенча класс сэгатьлэре 06.09.2014

3 нче сентябрь көнне барлык классларда да экстремизм буенча класс сәгатьләре уткәрелде.
-
Чәчәк бәйрәме 05.09.2014

Актаныш муниципаль районында 30 нчы август көнне чәчәк бәйрәме булып узды.Чәчәктән ясалган “Кичке уен”темасы астындагы композициясе белэн безнең мәктәп 9 еллык мәктәпләр арасында 1 нче урынга ия булды. “Өй алдыбыз гөлбакча” номинациясендә дә 9 еллык мәктәпләр арасында 2 нче урынны яуладык.
-
август пленар жыелышы 05.09.2014

28 нче август конне район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең "Модернизация шартларында муниципаль мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләре" исеме астындагы август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, урынбасарлары, мәктәп директорлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
-
Белем бэйрэме 05.09.2014

1 нче сентябрь конне Чуракай төп гомуми белем биру мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бу көнне мәктәп үзенең киң ишекләрен ачып, үзенең яраткан укучыларын каршы алды, беренче тапкыр мәктәпкә аяк баскан нәниләребезне беренче кыңгырау чыңы каршылады. Яна уку елы башланды. Барлык укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бары тик уңышлар гына теләп калабыз.
-
Математикадан контроль эш 02.05.2014

24 нче апрель көнне 3 нче класс укучылары математикадан районнан килгән контроль эшне эшләделәр. Укытучылары – Шәймарданова Энҗе Сабирҗан кызы.
-
Рус теленнән контроль диктант 02.05.2014

24 нче апрель көнне 2 нче класс укучылары рус теленнән районнан килгән контроль диктантны яздылар.Укытучылары – Хафизова Нәзлия Махиян кызы.
-
Рус теленнән пробный ОГЭ 02.05.2014

23 нче апрель көнне Актаныш №1 мәктәбендә 9 класс укучылары рус теленнән прбный ОГЭ тапшырып карадылар. Җитәкчеләре-Хайдарова Тәнзилә Рәеф кызы.















