Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Атясевской ООШ
Әниләр бәйрәме
Опубликовано: 23.11.2024Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде. Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.
Әлеге бәйрәм уңаеннан әзерлек эшләре шактый алдан башланды. һәр укучы әнисенә бүләккә открытка, тактага көйдереп чәчәкләр ясады. Өлкән класс укучылары, укытучылары белән берлектә, бәйрәмгә багышланган фотозона да эшләп куйдылар. Бәйрәм кичәсе исә 22 ноябрь көнне мәктәп күләмендә үткәрелде.
Кадерле әниләребез!!! Сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез.
К списку новостей