• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54
Телефон: +7(855)-525-90-21
E-Mail: S.ilzida@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Атясевская ООШ"
Руководитель: Салихова Ильзида Сагидулловна
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 28 учеников
У нас учат: 12 педагогов

Новости Атясевской ООШ

”Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең район туры

Опубликовано: 23.11.2018

Район мәдәният йортында  зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы уздырылды. . Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.

Беренче булып жюри әгъзалары мәктәп командалары тәкъдим иткән  “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Анда ниләр генә юк – фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар, бергә эшләгән иҗади проектлар, портфолио, кул эшләре – бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр. Мәктәп командалары  сыйныф сәгатьләрендә әти–әниләр белән бергә башкарган проект эшләрен дә алып килгәннәр.

Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – жюри рәисе Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы 24 мәктәпнең дә ата-аналар комитеты командаларына  рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк  сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларгә белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә. Мәгариф эшчәнлегендә “Укытучы-укучы-ата-ана” бердәмлегенә омтылабыз. Моңа ирешүдә “Дус сыйныф серләре” бәйгесе көчле этәргеч бирә. Өч ел дәвамында бәйгедә катнашучы ата-ана комитетлары хәзер инде тәҗрибә туплады, остарды һәм алар яңа командаларга да үрнәк булып тора, дигән фикерен белдерде ул.



К списку новостей