Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 21 укучы |
У нас учат: | 11 укытучы |
Аккүз мәктәбе яңалыклары
Встреча/Очрашу
Опубликовано: 18.01.202525 гыйнвар – студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын, кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Шул чорны искә алу өчен,без мәктәбездә күңелле чара — студентлар белән очрашу уздырдык. Очрашуга 1 курс студентлары да килгән иде. Алар әле бер ел элек кенә безнең белән мәктәптә укып, имтиханнарга әзерләнделәр. Хәзер инде алар югары уку йортлары студентлары.
Кунаклар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш класс укучыларына үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.
К списку новостей