Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Габдулла Тукай шигырь укучылар" бәйгесе 23.04.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 23 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә Исламова Әдилә (5 класс), Галләмова Зәлия (8 класс) катнашты. Галләмова Зәлия 1 нче урынны яулады. Җитәкчесе: З.Н.Әхмәтова.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" бүләкләү тантанасы 21.04.2018

Мәктәпнең балалар театр коллективы "Театр яктылыкка, нурга илтә" район бәйгесендә 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Галләмова Зәлия "Иң яхшы актерлык эше" номинациясендә җиңүче булды, диплом белән бүләкләнде.Җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Җитәкчеләре:Әхмәтова З.Н., Шакирова А.И.
-
ВПР-2018 20.04.2018

Бүген, ягъни 20 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары биология фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эшләре яздылар.
-
Математик регата 20.04.2018

Бүген, ягъни 20 нче апрель көнне Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика фәне буенча 7-8 класс укучылары арасында район күләмендә "Математик регата" бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары 6 нчы урынга ия булдылар.
-
Зона баскетбол ярышлары 19.04.2018

Бүген, ягъни 19 нчы апрель көнне Уразай төп мәктәбе базасында егетләр арасында зона баскетбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең егетләр командасы лаеклы 2 нче урынны яуладылар.
-
ВПР-2018 19.04.2018

Бүген, ягъни 19 нче апрель көнне 5 нчы сыйныф укучылары математика, 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән (тест) Бөтенрәсәй тикшерү эшләре яздылар.
-
Зона баскетбол ярышлары 18.04.2018

Бүген, ягъни 18 нче апрель көнне безнең мәктәп зонасынба кызлар арасында зона баскетбол уеннары үтте. Безнең мәктәп кызлары әлеге ярышта мәртәбәле икенче урынга лаек булдылар.
-
ВПР-2018 18.04.2018

Бүген, ягъни 18 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эшләре яздылар.
-
ВПР-2018 17.04.2018

Бүген, ягъни 17 нче апрель көнне 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларыннан рус теле фәне буенча Бөтенрәсәй тикшерү эшләре яздылар.
-
Татармультфильм 17.04.2018

17 нче апрель көнне районда БИҮ бинасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татармультфильм студиясе укучыларга ачык чара үткәрде. Очрашу укучыларга бик ошады. Алар Татарстаныбызның бик матур истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Мультфильм әзерләү буенча презентация карадылар. Мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучысы Ахметова Ленара катнашты, җитәкчесе Шәйдуллина Л.Н.














