Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новодёмкинская основная общеобразовательная школа имени Назипа Думави» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан \Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының "Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423057, Татарстан Республикасы, Аксубай районы, Яңа Дума авылы, Калинин урамы, 7а\ РТ, Аксубаевский район, с. Новое Демкино, ул. Калинина, 7а |
| Телефон: | +7(843)-444-92-36 |
| E-Mail: | Novodjomk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новодемкинская ООШ" |
| Руководитель: | Хайрутдинова Энже Замиловна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 33 ученика\14 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей\ 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новодёмкинская основная общеобразовательная школа имени Назипа Думави» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан \Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының "Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Аҗаган 23.02.2017

Мәктәптә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үтте. Укучылар ике командага бүленеп карта белән иш итүдә, медицина ярдәме күрсәтүдә, учак ягуда, тоткарлык полосаларын үтүдә, граната бәрүдә, автомат сүтеп җыюда, противогаз киюдә, стройда атлап йөрүдә, хәрби җыр башкаруда ярыштылар.
-
Хәтер 21.02.2017

5-8 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре тарафыннан авыл уртасындагы һәйкәл-обелиск кардан чистартылды һәм авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары турында әңгәмә үткәрелде.
-
Күңелле стартлар. 21.02.2017

Мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар үзләренең әтиләре белән бергә күңелле стартлар уенында катнаштылар. Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган чара, балаларның музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан, балалар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырып, аларны чәй өсәленә чакырдылар.
-
Ату буенча ярыш. 17.02.2017

Спорт залында пневматик винтовкадан ату буенча ярыш узды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында Хайрутдинов Рәмис, урта сыйныфларда Валиуллин Булат, өлкән сыйныфларда Зайдуллин Самат иң күп очколар җыеп, җиңүчеләр булдылар.
-
Открытый урок ФГОС 16.02.2017

В школе проходят взаимопосещения учителями уроков ФГОС.
-
Армрестлинг 15.02.2017

13-15 февраль көннәрендә башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар арасында кул көрәше чемпионаты узды.Малайлар арасында Рахматуллин Б., Сабиров А., Валиуллин Б, Рахматуллин Д., ә кызлар арасында Шафигуллина И., Гафиятова М.,Кузюрова Р., Гафиятуллина Л. җиңүчеләр булдылар.
-
Шашка ярышы. 14.02.2017

Хәрби- патриотик тәрбия айлыгы кысаларында атна дәвамында мәктәп күләмендә шашка ярышлары уза.
-
Парламент дәресе 13.02.2017

Мәктәбебездә “Татарстан-2030: үсеш стратегиясе” исеме астында Парламент дәресе үтте.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Белялов И.И. укучыларны Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль- икътисади үсеш стратегиясе белән таныштырды.”Стратегия 2030” ның актуальлеге - Татарстанны нәтиҗәле үстерү, Россия һәм дөнья күләмендә төбәкнең көндәшлек позициясен ныгыту, татарстанлыларның яшәү сыйфатын тотрыклы рәвештә үстерү кирәклегенә нигезләнә.Стратегия символы булып югарыга омтылган барс тора. Бу стратегиядә киләчәк Татарстанын төзүче сәләтле яшьләргә аерым игътибар бирелә. Чыннан да, безнең якты киләчәк бүгенге укучылар кулында.
-
«Лыжня России» 11.02.2017

Массовое лыжное республиканское соревнование «Лыжня Татарстана 2017» в рамках ХХХV открытой Всероссийской массовой лыжной гонки «Лыжня России 2017» собрало на территории школьной спортивной площадки истинных любителей зимнего вида спорта.
-
Яшел витаминнар. 09.02.2017

Урамда кырыс салкыннар. Шундый вакытта мәктәпкәчә белем бирү төркемендә балалар яшел почмакны аеруча үз итәләр. Матур гөлләрдән тыш, алар тәрәзә төпләрендә үзләренең төшке аш өстәленә яшел суган, укроп ише витаминнар үстерәләр.








