Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422204 Республика Татарстан, Агрызский район, село Терси, ул. Советская, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-512-81-77 |
E-Mail: | dsmil.agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад "Миляуша" с. Терси |
Руководитель: | Ягьфарова Гульназ Гамировна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 38 воспитанника |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Инглиз теленнән олимпиада 15.04.2021
15 апрельдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узган олимпиада да безнең бакчабыздан Ганатуллина Диләрә катнашты. Аны Ләйсән Гаптулхаевна әзерләде. Олимпиада да Диләрә "Мини мисс одаренность" номинация җиңүчесе булды.
ӘФӘРИН! Котлыйбыз!
-
Когда мы едины, мы не победимы! 14.04.2021
Спорт уеннары балаларны берләштерә, бер берсен тыңларга, җитезлеккә өйрәтә.
-
Чигү чигәм 13.04.2021
Өлкән буын үзенең оныкларын алып бүген китапханәгә "Чигү чигәм" кич утыруына җыелды.Әбиләр үзләренең кул эшләре белән мактансалар, ә балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле узды.
-
Космос киңлекләрендә 12.04.2021
Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель. Бүген без 60 ел элек беренче булып галәмне иңләп узган Юрий Гагаринны искә алабыз.
Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.
Тышта яз иде Юрий Гагарин Ул, галәм гизеп
Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште
Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә
Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле!
Кеше галәмдә! Таулар,елгалар,
Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм:
Димәк ,ул аның Дала һәм кырлар
Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.
. Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Люберце шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.
Гагарин “космик” очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы утә.
Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Ару – талуны белми, иптәшләренә булыша, ә иптәшләре аңа ярдәм итәләр. Һәркайсының космоска беренче булып очасы килә. Ләкин барысы да беренче булып Юрий Гагарин очар дип уйлый. Шулай була да. Дәүләт камиссиясе аны билгели.
Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:
- Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул.
Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.
Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа.
Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.
27 нче март 1968 елда Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.
-
ЭКОЯЗ#ЭКОВЕСНА 09.04.2021
Чәчәкләрне утырттык, теплица ясадык. Җылы көннәрне зарыгып көтәбез.
-
ЭКОЯЗ#ЭКОВЕСНА2021 08.04.2021
Кулланылган батарейкаларны җыю акциясенә бездә кушылдык. Без МОЛОДЕЦ!
-
Сәләмәтлек -зур байлык! 07.04.2021
Сәламәтлек – зур байлык
Сәләмәтлек көнен билгеләп итү уңаеннан бераз киңәшләр бирәбез.
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.
Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.
Бүген без флешмоб уздырдык.
-
Кошлар, безнең дусларыбыз! 06.04.2021
Акцияне дәвам итеп, күп кенә әти - әниләребез канатлы дусларыбызга оялар ясадылар. Оялар бакчабыз тирәлегендә урын алдылар.Кошларны сагынып көтәбез!
-
Акция "Канатлы дусларны каршылап!" 02.04.2021
Җылы яклардан кошлар кайта башлады, һәм хәзер аларның көннәре оя табу, гаилә кору һәм кошчыклар тәрбияләү белән шөгыльләнеп үтәчәк. Ә без аларга ярдәм итә алабыз! Кошларга оя ясау - матур гадәт, һәм безнең кошларга карата хөрмәтебезне, мәрхәмәтлелегебезне чагылдыра торган гамәл.
Димәк, конкурсның шартлары: 12 нче апрельга чаклы бергәләшеп ясаган сыерчык оясын балалар бакчасына алып килергә.
Һәм онытмагыз: бу конкурста җиңелүчеләр юк, чөнки без, иң беренче чиратта, кошчыкларга ярдәм итәбез, ә башка җан ияләрен кайгыртучы, аларга ярдәм кулы сузучы кеше - һәрвакыт җиңүче! -
Көлке көне 01.04.2021
Кадерле дуслар көлке көне белән Сезне! Әйе, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бик әйбәт! Үпкәләштән булмасын. Күңеләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә килә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз. Тик сезнең йөзләрегездә елмаю бркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик!
Бүген без рәхәтләнеп көлдек, уйнадык.