Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422204 Республика Татарстан, Агрызский район, село Терси, ул. Советская, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-512-81-77 |
| E-Mail: | dsmil.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад "Миляуша" с. Терси |
| Руководитель: | Ягьфарова Гульназ Гамировна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 38 воспитанника |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Өлкәннәр көне белән! 02.10.2023

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр. -
Бэйрэм белэн! 27.09.2023

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!
-
Мәктәпкә сәяхәт 08.09.2023

Бүген балалар бик күңелле, Белем патшалыгына сәяхәт кылдылар. Аларны мәктәп белән таныштырдылар, бик күп кабинетларны күрсәттеләр, спорт залы, ашханә, китапханә аеруча охшады аларга. Безне каршы алган һәм кызыклы сәяхәт оештырган Тирсә мәктәбе коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Көзге матурлык! 07.09.2023

Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Кызыл, алтынсу – бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар. Балалар белән шушы матурлыкка хозурланып туя алмадык!
-
Яңа уку елы мөбәрәк булсын! 01.09.2023

ЯҢА УКУ ЕЛЫ БЕЛӘН - БЕЛЕМ КӨНЕ БЕЛӘН!
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, әни-әтиләр, студентлар, укучылар, быел беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүчеләр!
Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйм.
1 сентябрь халыкның гомуми бәйрәме булды һәм шулай булыр да. Әлеге көн һәркем өчен бердәй кадерле, якын. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. 1 сентябрь – ул укытучы, педагог, тәрбиячеләр белән дулкынландыргыч очрашулар булган өчен кенә түгел, буяу исе килеп торган парта, идән, диварлары белән сезне көтеп торган көн буларак та кадерле.
Алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, безнең укытучылар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанам.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим.
Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәттә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм.
Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
-
Татарстан Республикасы көне белән!!! 30.08.2023

Татарстан — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.
Ленин аңа үзе исем кушкан,
Бәхет теләп гомер-гомергә.
Карлары бар аның, язлары бар,
Ташкыннары аның ни тора!
Еракларга киткән тургайлар да
Сагынып кайта туган йортына.
Башка илләр миңа кирәк түгел,
Хыялым юк минем ул хакта.
Туган җирләремнең гүзәллеге
Кергән күңелләргә яшь чакта.
Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, —
Батырлар күп татар илендә.
Татарстан — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.
-
НЕТ ТЕРРОРУ!!! 25.08.2023

Мы против террора!
Мы - дети этой страны,
Дети этой эпохи
Хотим жить без войны,
Без страданий, без боли!
Хотим жить не боясь
Ни метро, ни вокзалов,
В школу вновь торопясь,
Не хотим слышать залпы!
Детям детство нужно!
А не бомбы и взрывы.
Мы страдаем за что?
Будьте вы справедливы!
-
Милләтләр дуслыгы 15.08.2023

Милләтләр дуслыгы белән көчле без!
-
Год педагога и наставника 07.08.2023

Оформление участка к Году педагога и наставника.
-
Год национальных культур и традиций 17.07.2023

Оформление участка к "Году национальных культур и традиций"









