Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422204 Республика Татарстан, Агрызский район, село Терси, ул. Советская, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-512-81-77 |
E-Mail: | dsmil.agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад "Миляуша" с. Терси |
Руководитель: | Ягьфарова Гульназ Гамировна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 38 воспитанника |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Телефон доверия 07.12.2022
-
Скажем коррупции - НЕТ! 07.12.2022
Дети совместно с родителями сделали рисунки и плакаты "Скажем коррупции - НЕТ!"
-
Коррупция - враг общества! 06.12.2022
Старшая, подготовительная группа. Дети учились оценивать положительные и негативные поступки литературных героев и свои.
-
Әниләр көне белән Сезне кадерлеләребез! 29.11.2022
Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа. -
Ел тәрбиячесе-2023! 25.11.2022
Голнара Рафисовнаны Ел тәрбиячесе -2023 бәйгесендә җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Алда әле зур җиңүләр көтеп торсын!
-
Зарыгып коткэн кыш та килеп житте! 17.11.2022
Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка килә ул. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый.
Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең, агачларны үтәкүренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый.
-
Сөмбелә - уңыш бәйрәме 27.10.2022
Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм
ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә.
Бәйрәм килә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз
булган. Әйдәгез, балалар, без дә бүген бәйрәм итик.
Урман-кырларга
Килде матур көз. -
Табиб булам, үскәч! 21.10.2022
Балаларны хөнәрләр белән таныштыру кече яшьтән үк оештырыла. Алар бик теләп үзләренә таныш хөнәр ияләре булып уйныйлар.
-
Бизиборды 19.10.2022
В процессе игры с бизибордом ребенк получает новые знания. Совместно с воспитателями он узнает названия цветов и форм, понятия мягкое-твёрдое, большое-маленькое, светлое-темное, длинное-короткое, много-мало и т.д. Обилие объектов для исследования различных функций, форм, фактур и цветов стимулирует быстрое развитие ребенка.
-
Унылая пора! Очей очарованье! 07.10.2022
Унылая пора! Очей очарованье!
Приятна мне твоя прощальная краса —
Люблю я пышное природы увяданье,
В багрец и в золото одетые леса,
В их сенях ветра шум и свежее дыханье,
И мглой волнистою покрыты небеса,
И редкий солнца луч, и первые морозы,
И отдаленные седой зимы угрозы.