Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 18 учеников, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагогов, 2 воспитателя |
Новости МБОУ
Язгы каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен!
Опубликовано: 24.03.2018Мәктәптә 26 нчы марттан 1 нче апрельга кадәр язгы каникуллар бара. Мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре үткәрелде. Балаларга янгын куркынычсызлыгы, язгы боз, сулыкларда хәтәрлек турында сөйләнелде. Хөрмәтле әти-әниләр, каникул вакытында балаларыгызга күз-колак була күрегез.Өегездә дә янгын чыгу куркынычы була күрмәсен. Йортыгыз, үзегезнең исән-имин булуыгызны кайгыртып, янгын белгертүче җиһазлар алып, аны стенага яки түшәмгә беркетегез, янгын сүндерү җайланмаларын алып куегыз. Электр чыбыкларына куәтле электр приборлары белән көч китермәгез. Балагызга куркынычсызлык чараларын аңлатыгыз. Хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта нишләргә кирәге турында сөйләгез. Балаларыгызга үзегез яхшы яктан үрнәк булыгыз. Өегездә хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта шалтырату өчен телефон номерларын күренә торган җиргә элеп куегыз. Һәм балагызга ничек шалтыратырга кирәген аңлатыгыз. Шырпы, ут белән уйнарга ярамаганын кисәтегез. Балаларны ялгыз өйдә калдырмагыз.
Истә тотыгыз, янгын хаталарны кичерми. Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, 01, 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
К списку новостей






