• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а
Телефон: +7(855)-513-74-48
E-Mail: ssal.agr@tatar.ru.
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ
Руководитель: Ахметзянова Лилия Мухтаровна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 39 учеников
У нас учат: 15 учителей

Новости Салаушской СОШ

Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне

Опубликовано: 11.09.2024

Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне 1962 елда Берләшкән милләтләр оешмасының карары нигезе белән гамәлгә куела. 1939 елның 1 сентябре, нацистлар Германиясенең Польша Республикасына каршы үтеп керүе һәм аның тәмамлану көннәре.
1954 елның 3 сентябрь көненә ,Япония капитуляциясе туры килә. Бу даталар сентябрь аеның икенче якшәмбесен матәм көне итеп билгеләүдә төп факторларның берсе.
Шул уңайдан , Салагыш авыл музеенда укучылар белән берлектә " Фашизм корбаннарын искә алу" исемле дәрес узды.
Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова,  укучыларга бу көн тарихын , аңлаешлы , үзенчәлекле итеп сөйләде. 
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Йолдыз Шәйхетдинова ,дәресне бу көннең корбаннары турында сөйләп башлады.
Икенче Бөтендөнья сугышы барышында 55 миллионнан артык кеше һәлак булган. Иң зур корбаннар Советлар Союзында СССРның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында немец- фашист басып алучыларының хәрби җинаятьчеләре нәтиҗәсендә 27 миллион кеше һәлак була.
Шулай ук , дәрес барышында райондаш, авылдаш геройларыбыз искә алынды. Юныс Әминов, Хәлимә апа Хөснетдинованың укытучысы булуы да ачыкланды.  Җәлилчеләр турында да бик мәгьлүматлар әйтелде. Җәлилчеләр саны 11. Алар арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш аеруча искә алынды, һәм аларның иҗатларына да аерым тукталдык.  Муса Җәлилнең" Мообит дәфтәре" , Алишның " Сертотмас үрдәк" , " Нечкәбил" , " Әкиятләр" җыентыклары укучыларга күрсәтеп кителде. Җәлилчеләрнең фашистлар тарафыннан башлары киселүе, алар арасыннан иң беренче Гайнан Курмашевның башы өзелү хакында да әйтеп үтелде. Дәрес барышында ,Салагыш авыл китапханәчесе оештырган , бик бай күргәзмә дә куелды .
Бүгенгесе көндә СВО да хезмәт итә торган авылдаш егетләр дә, аеруча хөрмәт белән телгә алынды. 
Дәрес бик бай тарихны үз эченә алды. Укучылар бай мәгьлүматлы , патриотик дәрестә булдылар, бик күп яңалыклар белән таныштылар.
Мәсәлән Советлар Союзы геройлары: Гали ага  Шәмсетдинов , Салагыш мәктәбендә читтән килеп ,укытучы булып эшли, Рифкать ага Гайнуллин ,Салагыш мәктәбендә белем ала.
 Салагыш мәктәбендә пионерлар оешмасы, партизанка Любовь Шевцова исемен йөрткән. 
Ел саен сентябрьнең икенче якшәмбесендә икенче Бөтендөнья сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу өчен, музейга җыелабыз. Һәйкәлгә чәчәкләр салабыз.
Дәрес ахырында, катнашкан һәр укучыга, укытучыларга, музей, клуб, китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, СВО да хезмәт итүче егетләрнең сәламәт булып, исән - имин кайтуларын теләп, сугышта һәлак булганнарның якты истәлегенә, аларны хөрмәт итеп, искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдык.
Илләребез тыныч ,күкләребез аяз булсын! 
Бердәм һәм бергә булыйк!



К списку новостей