Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
E-Mail: | salausch74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 53 ученика |
У нас учат: | 18 учителей |
Новости Салаушской СОШ
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 20.03.20242024 елның 20 мартында Салагыш мәктәбендә 1 сыйныфта Әлифба бәйрәме узды. Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз инде беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.Сентябрь аенда беренче сыйныф укучылары Әлифба - тылсымлы китабы белән таныштылар, аның белән дуслаштылар, аннан күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Әлифба аларга бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр ачты. Әлифбаны тәмамлау - беренче сыйныф укучыларының мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләре. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма алар тырышып белем алдылар: укырга, язарга өйрәнделәр. Хәзер алар сүзләрне, җөмләләрне, хәтта кыска хикәяләрне укый алалар. Балалар бәйрәмдә уйнадылар, биеделәр, җырладылар, табышмаклар чиштеләр һәм төрле биремнәрне үтәделәр.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар, сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезгә игелекле балалар булып үсегез. Укуыгызда һәм тормышыгызда зурдан -зур уңышларга ирешегез.
К списку новостей