• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а
Телефон: +7(855)-513-74-48
E-Mail: ssal.agr@tatar.ru.
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ
Руководитель: Ахметзянова Лилия Мухтаровна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 39 учеников
У нас учат: 15 учителей

Новости Салаушской СОШ

Гаилә бәйрәме

Опубликовано: 16.03.2023

Гаилә -рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен ,тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.                                                                                                             Шул уңайдан, бүген башлангыч сыйныф укучылары һәм  әти-әниләр белән берлектә бик матур ,эчтәлекле бәйрәм уздырдык. Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмне ачып җибәрделәр. Бәйрәм җырлар, биюләр, шигырьләр, теләкләр, уеннар, мәкаль һәм әйтемнәр белән үрелеп барды.                                                                            Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" исмеле хикәясенә әти-әниләр, укучылар белән берлектә бик төпле фикерләр алышу оештырылды. Шулай ук тәрбия, белем, гаилә, дуслык, бюджет темаларына да тукталдык. Бәйрәмгә әниләр иң тәмле ризыкларын пешереп алып килгәннәр, һәм шул чәй тәмнәрен яклау ,аларны пешерү ысулларын аңлату эшләре дә алып барылды. Жюри членнары да бу бәйрәмдә үзләренең төп фикерләрен әйттеләр. "Гаилә -җылы учак, ә балалар аның көзгесе ",- диде Фәридә Дөлфәт кызы. Шушы бәйрәмдә катнашкан һәр гаиләгә, бу бәйрәмне оештырган башлангыч сыйныф мөгаллимәләренә һәм укучыларына зур рәхмәтләрен белдерде Лилия Мөһтәр кызы.Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәмдә җиңелүче булмады, тулы гаилә булып бәйрәмгә килгән Тимофеевлар гаиләсе билгеләп үтелде. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр белән истәлеккә фотога төштек. Бәйрәм ахырында тәмле ризыклар белән гөрләшеп, бик күңелле итеп чәй эчтек.                                                                              "Мондый бәйрәмнәр ешрак булсын иде, бигрәк күңелле булды ",-дип таралыштык.                                                              Матур һәм эчтәлекле бәйрәм киче бүләк иткән укучыларга,  оештыручы сыйныф җитәкчеләре Диләрә һәм Флүрә апаларга , ата-аналар коллективыннан зур рәхмәтләр юллыйбыз. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы,сабырлык, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар гына телибез! Зур рәхмәт сезгә!



К списку новостей