Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
| Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
| E-Mail: | ssal.agr@tatar.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
| Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 39 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости Салаушской СОШ
“Көзге фантазия” исемле күргәзмә
Опубликовано: 04.10.2022Көз төсләргә бай, матурлык чоры гына түгел, муллык вакыты да. Шушы көннәрдә мәктәптә “Көзге фантазия” исемле күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдән бер укучы да читтә калмады. Бүген, һәр сыйныф үзләренең эшләнмәләре турында чыгыш ясадылар.
Күргәзмәдә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш урын алган. Ул гына да түгел, аларның үзенчәлеге – яшелчә һәм җимешләрнең төрле мультфильм яки әкият геройларына, матур чәчәк букетларына, әкияти йортларга әверелүе. Көзге муллыктан ясалган әйберләрне карагач, кеше фантазиясенә чикләр юк икәненә кабат инанасың. Әти-әниләрнең битараф калмаулары һәм балалар белән бергә кул эшләре һәм композицияләр ясауда актив катнашулары сөендерде. Бу күргәзмәгә үз көчләрен керткән әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәт. Барысының да эшләре матур, үзенчәлекле. Балаларның чыгышлары, эшләнмәләргә кергән кул көченә, фантазиягә игътибар итеп сыйныфларга тавышлар бирелде һәм иң күп тавышны 6 нчы сыйныф укучылары җыйды. Молодцы,6 нчы сыйныф, котлыйбыз!!
К списку новостей









