Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
E-Mail: | salausch74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 53 ученика |
У нас учат: | 18 учителей |
Новости Салаушской СОШ
"Кошлар безнең дуслар"
Опубликовано: 04.04.20221 апрель-Бөтендөнья кошларны саклау көне уңаеннан 4 апрель көнне Салагыш балалар бакчасында "Кошлар безнең дуслар" исемле дәрес узды. Бакчага йөрүче балалар кошлар турында нәшир ителгән китаплар, журналлар белән таныштылар. Күчмә кошларның исемнәрен санадылар. Иң беренче туган якларга кара каргалар, сыерчыклар килүен дә әйттеләр. Кошларны кышын төрле җимнәр белән дә сыйлаулары турында да сөйләделәр. Көнбагыш, дөге, икмәк, тары, бодай, арпа кебек җимнәр сибәләр икән алар кошларга. Балалар кошлар кебек авазлар чыгарып та, аларча сайрап та, җырлап та күрсәттеләр. Балалар бакчасы мөдире Алсу Исмәгыйлева белән "Оча, оча каргалар оча..." уенын да бик теләп уйнадылар. Дәрес барышында балаларны кошлар турында тизәйткечләр, сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр белән дә таныштырдык. Дәрес ахырында балаларга кошларны сакларга һәм якларга кирәклеге турында да әйтеп үтелде. Бигрәктә Кызыл китапка кертелгән кошлар турында аеруча тулырак итеп сөйләнелде. Балалар бакчасында очрашу, алар белән аралашу бик җанлы һәм матур булды. Алар әле үзләре дә, нәни "кошчыклар" гына бит! Сәламәт булыйк, матур һәм батыр булыйк балалар!
К списку новостей