Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
E-Mail: | salausch74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 53 ученика |
У нас учат: | 18 учителей |
Новости Салаушской СОШ
Иж Бубый укулары
Опубликовано: 12.04.201812 апрельдә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган бишенче төбәкара Буби укулары узды. Чарага Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов, күренекле шагыйрә Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова һ.б. мәртәбәле кунаклар чакырылган иде.
Укучылар үз эшләрен “Тарихны барлау, өйрәнү – үткәнне киләчәккә илтү. Милли рухлы, олуг җанлы шәхесләр“, “Иж-Бубый мәдрәсәсендә гыйлем алган зыялыларның тарихыбызда калган эзләре“, “Чорлар аша гали җаннар кайта бер вакыт…” номинацияләрендә якладылар. Шулай ук укучылар арасында мәдрәсә тормышын яктырткан, танылган шәхесләргә багышланган “Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа“ исемле иҗади конкурс (эссе, шигырь, нәсер, инша, бәет, хикәя һ.б.) та узды.
Ә укытучылар үз иҗади һәм гыйльми көчләрен “Бөек педагогларның хезмәтләрендә милли үзаңны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту“ темасы буенча сынадылар.
Безнең мәктәптән бу укуларда 11 сыйныф укучысы Шакиров Шәфәгат “Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа“ исемле номинациядә катнашып 3 урын яулады, туган тел һәм әдәбият укытучысы Ахметзянова Лилия Мөхтәр кызы “Бөек педагогларның хезмәтләрендә милли үзаңны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту“ номинациясендә катнашып сертификат белән, туган тел һәм әдәбият укытучысы Гиззатуллина Венера Рифкать кызы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В.В.Макаров тарафыннан Бубый укуларында даими рәвештә укучыларының уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
К списку новостей