Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
E-Mail: | salausch74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 53 ученика |
У нас учат: | 18 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Пришкольный лагерь "Энергия" "Талантлылар көне" 17.06.2024
Лагерь 10 нынчы көнне төгәлләде. Көн "Талантлылар көне" темасы буенча үтте. Зарядкадан соң иртәнге аш, "Канлы үлән " турында сөйләшү булды.
Талант нәрсә ул? соравына җавап эзләү максатыннан "Талантларны эзлибез" темасына презентация карадык. Һәр укучы үз талантын билгеләргә ашыкты. Конструкторлардан эшләнмәләр ясап проект якладылар. Төшке аштан соң күңелле уеннар белән көн тәмамланды. Кабат очрашу теләге белән таралыштык. -
Пришкольный лагерь "Энергия" 14.06.2024
14.06.2024 Жәйнен эссе көннәрендә балалар белән лагерь тормышын башлап җибәрдек. Иртәнге зарядкада сөякләрне селкетеп алганнан соң, инструктаж узып, планлаштырган эшләрне башлап җибәрдек. Төрле өстәл уеннары белән үрелеп барган "Божья коровка"(камка) көне, дару үләннәре(ромашка) турында әңгәмә, презентация карадык. Лунтик мультфильмның яңа серияләре белән таныштык.
-
Пришкольный лагерь "Энергия" 14.06.2024
Мәктәп яны лагерында китапханәче Тимофеева Раилә Равилевна " Җәй -2024" исемле чара оештырды. Балалар матур итеп җәйгә карата рәсемнәр ясадылар, хыяллары, шатлыклары белән уртаклаштылар, матур әдәбият белән таныштылар. Чара ахырында , истәлеккә фотога төштек, күчтәнәчләр өләштек. Балалар - безнең киләчәк! Балалар - безнең чәчәкләр! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Балаларыбыз сәламәт, шат һәм бәхетле булсыннар!
-
Пришкольный лагерь "Энергия". Экскурсия в г. Агрыз 13.06.2024
Лагерьның сигезенче көне Әгерҗе шәһәренә сәяхәткә багышланды. Көн куркынычсызлык инструктажын үткәрүдән башланды. Юлда авыллар белән танышып бардык Шәһәребезнең матур, зәвыклы итеп бизәлеше барыбызның да күңелләрен сөендерде. Көн эссе булу сәбәпле, сәяхәтне бассейннан башладык. Су коенулар, спорт, тренажор залында үткәргән вакытларны сизми дә калганбыз. "Тәмле пильмән" кафесында ашау, кинотеатрда кызыклы мультфильм карау, төрле кибетләр белән танышу дисеңме- болар барысы да лагерьда йөрүче балаларның күңелләрендә әйтеп бетермәслек уңай тәэсирләр калдырды. Алдагы елларда да районыбыз үзәге белән танышуны дәвам итәрбез, дип сәяхәтебезне исән- имин генә төгәлләп, өйләребезгә таралыштык
-
Пришкольный лагерь "Энергия" 12 июнь- Россия көне 11.06.2024
11июнь, лагерьның җиденче көне ... Иртәнге зарядка белән башланып киткән көнебез сизелми дә узып китте.Мелисса турында белемнәр алдык, презентация дэ карадык. 12 июнь- Россия көне уңаеннан мини котлау открыткалары ясадык. һәр бала үзенең теләкләрен яздылар. Бүген шулай ук матрешка да көне икән... Караган кино барыбыз өчен дә кызыклы булды. Клуб янында матрешкалар турындагы биюле җыр да урынлы иде. Шулай ук асфальтка төсле акбурлар белән матрешка да ясап куйдык
-
Пришкольный лагерь "Энергия" 07.06.2024
7 июнь "Спорт" көне булды.
Шул уңайдан презентация карадык.Спорт почмагы эшләп куйдык.
Балалар өчен лотерея уены уйнатылды.
-
Пришкольный лагерь "Энергия" 07.06.2024
Лагерьның бишенче көне, 7 июнь көне иртәнге зарядка белән башланды.
Тәмле иртәнге аштан соң дару үләннәре турында сөйләшү булды,гөлҗимеш турында мәгьлүмат тупладык.
Командалар почмагын тулыландыру эше дәвам итте.
Командалар почмагында балалар үзләренең теләк,фантазияләрен ачалар.
-
"День русского языка". 06.06.2024
Лагерьның дүртенче көне "День русского языка".
Көнебез иртәнге гимнастикадан башланып китте.
Дару үләннәре турында белем ныгыттык.
А. С. Пушкинга багышланган чара үткәрелде. Ул презентация, әкият карау белән үрелеп барды. Китапханә җитәкчесе Раилэ Равил кызы бик матур күргәзмә әзерләгән иде. Пушкин шигырьләрен сөйләү буенча "Читайте Пушкина, друзья" акциясендә катнаштык. Балаларга сертификатлар тапшырылды. Соңыннан командалар арасында "Команда эшләнмәсе" конкурсы булды. Балалар бик кызыксынып әкият тематикасына эшләнмә эшләделәр.
Илләребез тыныч, балаларыбыз исән- имин булсыннар. -
"Пушкин- бөек рус шагыйре!" исемле чара 06.06.2024
Бүген , Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Лермонтов, Тукай, Пушкин - өч йолдыз! Шул уңайдан китапханәче Тимофеева Рәйлә Рәвил кызы укучылар белән " Пушкин- бөек рус шагыйре!" исемле чара уздырды.
Укучылар , шагыйрьнең шигырь җыентыклары , күргәзмә белән таныштылар. Үзләре дә шигырьләр укыдылар, Мөхәммәт белән Амелина сәнгатьле итеп, яттан сөйләделәр! Чара бик күңелле һәм эчтәлекле узды. Бу чарада катнашкан һәр укучыга, җитәкчеләргә, оештыручы Рәилә апага зур рәхмәт! Пушкин көне котлы булсын! -
Акция "Марафон зелёных дел" 06.06.2024
"Марафон зелёных дел" Россиякүләм акциядә катнаштык.
Лагерьга йөрүче балалар белән кулланышта булган (ташландык) әйберләрдән кирәкле әйберләр ясау буенча акциягә кушылдык.