Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
E-Mail: | salausch74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 53 ученика |
У нас учат: | 18 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Талпаннарга каршы көрәш. 24.04.2018
Җәйгә кадәр әле ерак булса да, мәктәбебездә инде талпан вирус энцефалиты авыруын кисәтү, аны профилактикалау чараларын күрә башладылар, чөнки көннәр җылыта башлауга ук (талпаннар һава температурасы 5 градустан югарырак булганда активлаша) талпаннар да йокыдан уяна. Һәр сыйныфта "Сак булыгыз: талпаннар!" темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде, биология фәне укытучысы Солтанова Фәнисә Дөлфәр кызы бик эчтәлекле, укучылар өчен кызыклы булган чыгыш ясады.
-
Иж Бубый укулары 12.04.2018
12 апрельдә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган бишенче төбәкара Буби укулары узды. Чарага Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов, күренекле шагыйрә Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова һ.б. мәртәбәле кунаклар чакырылган иде.
Укучылар үз эшләрен “Тарихны барлау, өйрәнү – үткәнне киләчәккә илтү. Милли рухлы, олуг җанлы шәхесләр“, “Иж-Бубый мәдрәсәсендә гыйлем алган зыялыларның тарихыбызда калган эзләре“, “Чорлар аша гали җаннар кайта бер вакыт…” номинацияләрендә якладылар. Шулай ук укучылар арасында мәдрәсә тормышын яктырткан, танылган шәхесләргә багышланган “Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа“ исемле иҗади конкурс (эссе, шигырь, нәсер, инша, бәет, хикәя һ.б.) та узды.
Ә укытучылар үз иҗади һәм гыйльми көчләрен “Бөек педагогларның хезмәтләрендә милли үзаңны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту“ темасы буенча сынадылар.
Безнең мәктәптән бу укуларда 11 сыйныф укучысы Шакиров Шәфәгат “Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа“ исемле номинациядә катнашып 3 урын яулады, туган тел һәм әдәбият укытучысы Ахметзянова Лилия Мөхтәр кызы “Бөек педагогларның хезмәтләрендә милли үзаңны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту“ номинациясендә катнашып сертификат белән, туган тел һәм әдәбият укытучысы Гиззатуллина Венера Рифкать кызы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В.В.Макаров тарафыннан Бубый укуларында даими рәвештә укучыларының уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Көмеш каләм" 16.03.2018
16 нчы мартта Кадыбаш мәктәбендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан уздырылган яшь каләм осталарының XVI "Көмеш каләм" фестивале узды. Мәктәбебезнең 6 укучысы бу бәйгедә үз осталыкларын күрсәтте. Шакиров Шәфәгать (11 сыйныф) "Нәфис сүз" номинациясендә 2 урын, Ибрагимова Инзилә (6 сыйныф) "Яшь хикәяче" номинациясендә 2 урын, Фаррахова Ләйсән (10 сыйныф) "Яшь шагыйрә" номинациясендә 1 урын яуладылар. Укучыларыбызны бәйгегә әзерләгән туган тел һәм туган телдә әдәбият укытучылары Ахметзянова Лилия Мөхтәровнага һәм Гыйззәтуллина Венера Рифкатовнага, башлангыч сыйныфлар укытучысы Миннибаева Индира Ахтямовнага рәхмәт белдерәбез.
-
"Без бергә" 14.03.2018
14 нче мартта Республика күләмендә уздырылган "Без бергә" балалар иҗаты фестиваль-бәйгесенең муниципаль зона турлары гөрләп үтте. Мәктәбебезнең сәләтле "Сәйлән" төркеме кызлары мода театры номинациясендә 1 урын яуладылар. Фестиваль кысаларында уздырылган "Россия сувенирлары" күргәзмәсендә, 6 сыйныф укучысы Латыпова Азалия 1 урын, Халматова Рафилә 2 урын алды. Укучыларыбызга һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез!
-
"Живая классика" 14.03.2018
14 марта 2018 года на базе школы №4 города Агыз прошёл районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Ученицы нашей школы Холкина Диана (8 класс) и Халматова Рафиля (6 класс) успешно выступили на этом конкурсе. Халматова Рафиля заняла 3 место. Выражаем благодарность ученикам и учителю русского языка и литературы Миндибаевой Эльзе.
-
"Мин һәм Кызыл китап" 14.03.2018
Мәктәбебез укучылары Республика күләмендә уздырылган "Мин һәм Кызыл китап" балалар иҗаты бәйгесендә катнашып, Татарстан Республикасының биология ресурслары министры тарафыннан лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Бу бәйгедә 1 сыйныф укучысы Галиев Рамазан "призер" дәрәҗәсенә лаек булды.
-
Муса Җәлил укулары 03.03.2018
Казан шәһәренең 31 нче санлы рус-татар гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Бу конференциядә, мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ясавиева Эльвира Дөлфәт кызы җитәкчелегендә 11 сыйныф укучысы Шакиров Шәфәгат Тәлгат улы җиңү яулады. Афәрин!
-
Җиңүчене котлыйбыз! 28.02.2018
Туган тел һәм туган телдә әдәби уку фәне укытучысы Ахметзянова Лилия Мөхтәр кызы, регион күләмендә Менделеевск шәһәрендә үткән " Туган тел һәм туган телдә әдәбият дәресләрен укытуда булган актуаль юнәлешләр" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып җиңү яулады. Аны мәктәп дирекциясе һәм коллективы исеменнән тәбрик итәбез, эшендә уңышлар телибез!
-
Аяз Гыйләҗев укулары 27.02.2018
Җәлил поселогындагы икенче мәктәптә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәреле. Бу укуларда безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Миннибаева Индира Әхтәм кызы һәм Кузина Фәридә Дөлфәт кызы җитәкчелегендә 7 сыйныф укучысы Мингулова Алинә Марсель кызы эзләнү-тикшеренү эшләре белән катнашып дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Туган тел бәйрәме 21.02.201821 февральдә, башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары тарафыннан «Туган тел» көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Алып баручылар балаларга һәр милләтнең үз теле, үз җыры булуы хакында, ана телебез турында, татар телен саклау мөһимлеге хакында тәфсилләп сөйләде, ана теле белән горурланып яшәргә тиешлегебез турында үтемле итеп аңлатты.