Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Сарсак-Омгинский лицей Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422206, с. Сарсак-Омга, пл. Кирова, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-513-47-12. |
E-Mail: | ssomga.agr@tatar.ru; ssomga@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Сарсак-Омгинский лицей |
Руководитель: | Шайдуллина Ляйсан Маликовна |
Год основания учреждения: | 1896 |
У нас учатся: | 20 воспитанников первого уровня обучения (дошкольники) и 94 обучающихся с 1 по 11 классы. |
У нас учат: | 25 педагогов |
ВСЕ новости лицея
М. Җәлилнең тууына 115 ел
Опубликовано: 25.02.2021Лицейда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан әзерләнгән чара узды (кичә салкыннар булу сәбәпле кичектерелеп килде). Әдәби-музыкаль чарада 5-10 нчы сыйныф укучыларының татар һәм рус төркемнәрендә укучы балалар катнашты. Алып баручы укучыларыбыз Сабирова Алсу һәм Касыймов Руслан әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Кичә шагыйрьнең матур шигырьләре белән үрелеп барды. Аларны да укучылар башкарды. Саидә Мөхәммәтҗанованың "Җырларым" әсәренә төшерелгән клибын балалар бик яратып кабул иттеләр. Чара барышында күрсәтелгән презентациядә бик бай кызыклы мәгълүмат тупланган иде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уткәрелгән әлеге әдәби-музыкаль кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сабирова Л. Г., Шәйдуллина Л. М., Терентьева Л. М. әзерләде.
К списку новостей