• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Доступ запрещён

Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Агрызского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422230, Республика Татарстан, Агрызский район, г. Агрыз, ул. К.Маркса, д. 7
Телефон: 8 (85551) 2-38-98, 2-51-17
E-Mail: V.Safiullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Сафиуллина Василя Гарафутдиновна

Новости Управления образования

Әгерҗе шәһәренең 1нче санлы “Алтын ачкыч” балалар бакчасында уздырылган семинарның темасы әнә шундый булды.

Опубликовано: 01.03.2019

Әгерҗе шәһәренең 1нче санлы “Алтын ачкыч” балалар бакчасында уздырылган семинарның темасы әнә шундый булды. Чара барышында бакча педагоглары районнан җыелган тәрбиячеләр белән бай тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Бу өлкәдә башкарылган эшләре, аралашуның яңа формалары, заманча алымнар турында мөдир урынбасары Алсу Зәйнуллина чыгышыннан соң ,тәрбияче Елена Шәвәлиева “Әти белән бик дус мин, дуслыгымны кадерлим” проекты кысаларында ниләр эшләве турында сөйләде. Бу проект кысаларында әтиләргә багышлап стена газеталары чыгарганнар, “Әтием булдыра” чараларында  әтиләрнен һөнәрләре турында аларның чыгышларын тыңлаганнар, видеохатлар әзерләгәннәр, солдат хезмәтен үтеп кайтканнар белән очрашканнар. Тәрбияче Илсинә Ибәтуллина балалар белән хәрби техника һәм хәрби һөнәрләр өйрәнүгә өстенлек биргән.

Бакча мөдире Гөлнара Шурманова “Бала тәрбияләүдә әтилэрнен роле” дигән темага түгәрәк өстәл артында фикер алышу оештырды. Анда балалары бу бакчага йөри торган Антон Поляков, Илфат Кавиев, Ләйсән Кәлимуллина, оныгы йөри торган дәү әти Альберт Хуҗин, райондагы әтиләр клубы әгъзасы, җәмәгать тәрбиячесе Рөстәм Майоров,  психолог Варвара Булычева катнашты. Бөек педагоглар Антон Макаренко, Василий Сухомлинский искә алынды. Озаклап фикер алышканнан соң “Эти һәм әнинең роле бердәй мөһим”, дигән фикергә килделәр. Район прокуроры урынбасары Антон Вячеславовичның Гаилә Кодексына таянып гаилә тәрбиясендә әтиләрнең роле турында сөйләве бик файдалы булды. Варвара Святославовна тәкъдим иткән видеороликны карап, андагы баланың әтисенә рәхмәт хисләрен белдереп, йөрәккә үтеп керердәй сүзләреннән соң күпләрнең күзләре яшьләнде.Психолог мәктәпләрдә “Семьеведение” дәресләре кертелүнең дә бик кирәкле икәнен ассызыклады.

Өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Майоров бакчада кул көрәше  белән шөгыльләнүләре турында сөйләгәч, тәрбияләнүчеләр бу юнәлештә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бигрэк тэ шушы бакчада тәрбияләнеп, хәзер инде мәктәптә укучы Татарстан призеры Аяз Йосыпов һәм Россия чемпионы Әдәм Трейдин чыгышлары шаккатарлык булды.

Әтиле-уллы Марс-Данир Гатауллиннарның, Рөстәм Рәхмәтуллинның җырларында бу әтиләрнең балаларын сәнгать яратучы итеп тәрбияләве ачык чагылды.



К списку новостей